Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Экономика

Бер сум да түләмиләр...

Отчет мәгълүматларына караганда, хәзерге вакытта Пенсия фондына иминиятләштерү взнослары буенча бурыч 2800 мең сумнан артып киткән.

Персонификация учеты бүлеге җитәкчесе Татьяна Тумаева сүзләренә караганда, бу очракта кешеләрнең пенсия хокуклары чикләнә. Иң күп бурычлары булган оешмалар арасында - "Болгар Арыш", "Газсантехсервис", "Спас райтопсбыт", "Агрохимсервис", "ХПП "Булгар Арыш" җәмгыятьләре, "Болгарлес" ДБУ оешмалары. Моннан тыш, "Рыбный берег", "Галант" җәмгыяте кебек оешмалар акчаны бөтенләй түләми, шуңа күрә анда эшләүчеләрнең шәхси счетына бер тиен иминиятләштерү взнослары күчерелми.
Пенсия фонды идарәсе иминиятләштерү взнослары буенча бурычларны түләттерү өчен төрле чаралар куллана - таләпләр куя, инкассо поручениеләре җибәрә, суд приставлары хезмәтенә карарлар кертә, бурычны хезмәт хакы яки пенсиядән тотып калу турында карарлар кабул итә, судка мөрәҗәгать итә, Россия Федерациясеннән читкә чыгу хокукларын чикли. Боларның барысы да булачак пенсионерларның пенсияләрен күтәрүгә юнәлдерелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев