«Тантаналы ант итәм!..»
Узган шимбәдә кадетлар мәктәп-интернатының 36 укучысы үзләренең иптәшләре, әти-әниләре, педагоглар, район һәм шәһәр җитәкчеләре, җәмәгатьчелек һәм дин вәкилләре каршында тантаналы ант бирделәр. Хәзер инде аларны тулы хокуклы кадетлар, дип санарга була.
Мәктәптә мондый чара тугызынчы тапкыр үткәрелә. Укучыларны район башлыгы Камил Нугаев, мәгариф бүлеге җитәкчесе Александр Ермилин, район хәрби комиссариаты...