Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Төгәл үтәргә кирәк

Агымдагы ел башыннан район территориясендә 23 янгын чыккан. Аның төп сәбәпләре билгеле: ут белән саксыз эш итү һәм янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәмәү.

Спас районы буенча күзәтү эшчәнлеге бүлеге җитәкчесе Сергей Шалашов хәбәр иткәнчә, янгын нәтиҗәсендә 17 төзелеш юкка чыккан, барлыгы 5 миллион сумнан артык зыян килгән. Ә Приволжски поселогындагы йорт хуҗасы исерек килеш тәмәке тартып, йоклап китә һәм янгын чыга, нәтиҗәдә аның гомере өзелә.
Нигездә барлык янгыннар торак йортларда чыккан, өч янгын-автотехникада, берсе кибеттә чыккан.
Тикшерү бүлеге хезмәткәрләре шулай ук янгын часте һәм "ТР янгыннан саклану" идарәсе вәкилләре белән бергә күп балалы гаиләләр яшәгән йортларны тикшереп чыктылар. Тикшерү барышында янгыннан саклану таләпләре үтәлмәгән күп кенә җитешсезлекләр ачылды. Мәсәлән, өйләрдәге электр чыбыкларының изоляцияләре тузган, розеткалары ватык, мичләр каралмаган, үз белдекләре белән ясалган газ һәм электр җылыткычларыннан файдаланалар, электр бүлгеч коробкалар тиешенчә урнаштырылмаган.
Йорт хуҗаларына ашыгыч рәвештә булган барлык кимчелекләрне бетерү күрсәтмәсе бирелде.
Күзәтү эшчәнлеге бүлеге җитәкчелеге уттан саклану максаты белән түбәндәге бурычларны искә төшерә:
- җылыту җайланмаларының торышын даими тикшереп торырга, аларны ремонтларга, төтен юлларын корымнан чистартырга (туктаусыз якканда айга бер тапкыр);
- мичне тиз кабына торган яки сыек ягулык сибеп кабызырга ярамый;
- кабызган приборларны караусыз калдырырга, бер розеткага берьюлы берничә прибор тоташтырырга ярамый;
- көнкүреш техникасын кабызганда очкын чыга яки розетка кыза икән, аларны алыштырырга кирәк;
- электр чыбыклары өстеннән обой, кәгазь, плакатлар ябыштырырга ярамый, электр җылыту приборларын тиз янып китә торган әйберләр янына кую катгый тыела;
- электр җылыту приборларының өстен киемнәр белән капларга ярамый, өйдән чыгып киткәндә аларны сүндерергә кирәк;
- бинада газ исе сизелсә, шырпы һәм электр утын яндыру яки сүндерү катгый тыел.
Газ исе чыкканын сизсәгез шунда ук газ хезмәтенә шалтыратырга кирәк;
- сарайда, чормада һәм подвалда ачык уттан файдаланырга ярамый;
- балаларны караусыз калдырмагыз, шырпыны алар тапмаслык итеп яшерергә кирәк.
Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен катгый үтәгәндә генә йорт-җирләрне һәм үз тормышыңны да уттан саклап калырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев