"Начар гадәтләр урынына мин спортны сайлыйм" акциясе кысаларында, 1нче шәһәр урта мәктәбенең өченче класс укучылары "Регата" техник иҗат станциясе педагоглары белән очраштылар. Укучылар техник түгәрәк дәресләре белән таныштыручы фильм карадылар. Алар алдында станция директоры Владимир Трошин коллективның иҗади эше белән җентекләп таныштырды. Очрашуга алар шактый зур күргәзмә эшләгәннәр һәм аны...
"Начар гадәтләр урынына мин спортны сайлыйм" акциясе кысаларында, 1нче шәһәр урта мәктәбенең өченче класс укучылары "Регата" техник иҗат станциясе педагоглары белән очраштылар. Укучылар техник түгәрәк дәресләре белән таныштыручы фильм карадылар. Алар алдында станция директоры Владимир Трошин коллективның иҗади эше белән җентекләп таныштырды. Очрашуга алар шактый зур күргәзмә эшләгәннәр һәм аны укучылар зур кызыксыну белән карадылар.
Бу очрашудан соң укучыларның күбесе техник түгәрәккә язылырга булдылар.
Нет комментариев