Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Уңыш һәм хезмәт бәйрәме

    Күптән түгел Никольск урта мәктәбендә үткәрелгән хезмәт һәм уңыш бәйрәмендә бишенче - хезмәт чирегенә нәтиҗәләр ясалды. Быел мәктәп яны участогында кыяр, помидор, кәбестә, суган һәм ашханә өчен кирәк булган башка яшелчәләрдән мул уңыш җыеп алганнар. Аның бер өлеше тозлап һәм маринадлап куелган, калганы саклауга салынган. Бәйрәмдә тиешле норманы үтәп, бакчада...

    Күптән түгел Никольск урта мәктәбендә үткәрелгән хезмәт һәм уңыш бәйрәмендә бишенче - хезмәт чирегенә нәтиҗәләр ясалды.
    Быел мәктәп яны участогында кыяр, помидор, кәбестә, суган һәм ашханә өчен кирәк булган башка яшелчәләрдән мул уңыш җыеп алганнар. Аның бер өлеше тозлап һәм маринадлап куелган, калганы саклауга салынган. Бәйрәмдә тиешле норманы үтәп, бакчада тырышып эшләгән укучыларны билгеләп үттеләр. Һәр укучыга бүләкләр тапшырылды. Аннары бәйрәм табыны янына җыелдылар, концерт һәм дискотека булды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: