Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тамашачы күңеленә хуш килде

Кичә шәһәр халкы алдында Антоновка авылы үзешчәннәре Әниләр көненә багышлап зур концерт куйдылар.

Район Мәдәният йорты залында алма төшәрлек тә урын юк иде. Моңа гаҗәпләнергә кирәкми, чөнки Антоновка үзешчәннәренең уңышлы чыгыш ясаулары күпләргә билгеле. Бу юлы да шулай булды. Үзешчән сәнгать артистлары тамашачылар алдында үзләренең нинди талантка ия булуларын күрсәттеләр.
Программа башында алып баручылар Юлия Акулина һәм Илмир Иксанов авылның кыскача тарихына күзәтү ясадылар. Аның барлыкка килү вакыты төгәл генә билгеле түгел. Бүгенге көндә реставрация ясалган чиркәү XVIII гасыр ахырында төзелгән. Ул чакта Бизнә дип аталган авылга алпавыт, яшерен статс-киңәшче, бик яхшы ат заводы булган Мусин-Пушкин хуҗа була. Ике гасыр элек бу авыл Антон Петров җитәкчелегендәге иң зур крестьян фетнәсенең үзәге була. Тарих китапларыннан билгеле булганча, 1861 елдагы реформа Россия тарихында тирән эз калдыра. Крепостной крестьяннарның ирек даулап көрәшүләре патша хөкүмәтен нык куркыта. Алар бу фетнәне бастыру өчен берничә йөз солдаттан торган гаскәр җибәрәләр. Фетнә бастырыла, аның җитәкчеләре кулга алына һәм хөкем ителә.
Соңрак авыл исемен Антоновка дип үзгәрткәннәр. Кайчандыр авыл зур уңышларга ирешеп эшләде. Аның мактаулы хезмәтчәннәре район Мактау тактасыннан төшмәде.
Авыл тормышында төрле үзгәрешләр булган. Хуҗалык итү алымнары, авылның тышкы халәте үзгәрсә дә, авыл халкының эш сөючәнлеге, аларның туган авылларын яратулары үзгәрешсез калган.
Төрле яшьтәге, төрле милләт кешеләре әниләргә багышлап җырлар, шигырьләр, биюләр башкардылар. Район һәм республика конкурсларында җиңеп чыккан Мария Чегодаева хөрмәтенә алкышлар аеруча күп яңгырады. Ул рус халык җырларыннан тыш, заманча җырлар да башкарды. Фольклор коллективы, бию ансамбле чыгышы да тамашачыларны битараф калдырмады.
Билгеле, яшьләр һәм өлкән яшьтәге кешеләрдән торган катнаш хорның чыгышы да кичәгә ямь бирде. Иң яшь артист Анна Акулина шигырь укыды, мәктәп укучылары сәхнә әсәрен уңышлы башкардылар. Юлия Акулина, Александр Антохин, Юлия Макарова, балалар бакчасы коллективы башкаруындагы җырларны да тамашачылар җылы кабул итте.
Концерт тамашачыларда җылы тәэсир калдырды. Район башлыгы Камил Нугаев үзешчән артистларга рәхмәт белдерде, аны оештыручыларга рәхмәт хаты тапшырды.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined