Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Әниләргә багышланды

Узган якшәмбедә укучылар китапханәгә үзләренең әниләре белән килде. Биредә алар өчен "Минем әнием барысыннан да яхшырак" дигән конкурслы уен программасы әзерләнгән иде. Анда балалар да, әниләр дә актив катнашты. Шулай ук Василий Сухомлинскийның "Җиде кыз" әкияте буенча әзерләнгән тамашаны да карадылар. Бу очрашуда әниләр турында күп җырлар яңгырады, шигырьләр сөйләделәр....

Узган якшәмбедә укучылар китапханәгә үзләренең әниләре белән килде. Биредә алар өчен "Минем әнием барысыннан да яхшырак" дигән конкурслы уен программасы әзерләнгән иде.
Анда балалар да, әниләр дә актив катнашты. Шулай ук Василий Сухомлинскийның "Җиде кыз" әкияте буенча әзерләнгән тамашаны да карадылар. Бу очрашуда әниләр турында күп җырлар яңгырады, шигырьләр сөйләделәр. Соңыннан барысына да истәлек бүләкләре тапшырылды.
* * *
Красная Слобода Мәдәният йортында "Гүзәлләрнең дә гүзәле" дигән ял кичәсе булды. Концерт программасына Светлана һәм Татьяна Панчугина, Мария Агеева башкаруында җырлар кертелгән иде. Тамашачылар төрле конкурслар һәм викториналарда катнаштылар. Аннары барысын да бәйрәм табынына чакырдылар.
Бу чара Мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре белән берлектә әзерләнде.
* * *
Әниләр бәйрәменә Кузнечиханың үзешчән сәнгатьтә катнашучылары авылдашлары өчен концерт куйдылар.
Чыгыш ясаучылар арасында күптән танылган артистлар белән яшьләр дә бар иде. Алар әниләрне чын күңелдән бәйрәм белән котладылар.
* * *
Полянка балалар бакчасы тәрбиячесе Татьяна Ефименко Әниләр көненә багышлап ачык дәрес үткәрде.
Балалар дәрестә күп яңалыклар белән таныштылар, үзләренең белемен иҗат конкурсында да күрсәттеләр. Алар шулай ук әниләре хөрмәтенә җырлар башкардылар, шигырьләр укыдылар. "Әниемнең җылы куллары" күргәзмәсенә балалар кулы белән ясалган төрле әйберләр куелган иде.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined

2
X