4 сентябрь 2012 яңалыклары
-
Ашамлык – дару
Ашамлык - дару ул, дигән бөек Гиппократ. Аның бу сүзләре бүгенге заманның барлык ризыкларына да туры килми анысы. Ә менә солы, чыннан да, дару гына түгел, ә даруның даруы. Аның яңа тишелеп чыккан яшел үләненнән ясалган төнәтмәне нервлар какшаганда, нык талчыкканда, иммунитет кимегәндә эчәләр. Саламы һәм тамырыннан ясалган ванналар тире...
-
Эшләрендә уңышлар телим
Лаврентий Ананьян. Күптән түгел авырып китеп, район үзәк хастаханәсе поликлиникасына мөрәҗәгать итәргә туры килде. Килүгә мондагы үзгәрешләрне күреп, шатланып куйдым. Биредә шактый вакыт ремонт баруы турында белә идем. Ремонттан соң ул танымаслык булып үзгәргән: чистарып, матурланып киткән. Ләкин хастаханәдә иң мөһиме - авыруларга мөнәсәбәт. Мин хирургия бүлегендә эшләүчеләрнең авыруларга игътибарлы...
-
Авылның яшь талантлары – сәхнәдә
Люция Хәйбуллина, балалар бакчасы мөдире. Бу кичне безнең Ямбакты авылы мәдәният йорты гөр килеп торды. Сәхнә түрендә яшь талантлар - укучылар һәм студентлар булды. Яңа уку елы башланыр алдыннан мондый кичәләр оештыру инде традициягә кереп барса да, аларның һәрберсе үзенчәлекле һәм тәрбияви максатны күз алдында тота. "Гаҗәеп җәй" дип исемләнгән...
-
белем бирүдә Заманнан артка калырга ярамый
Укытучыларның август киңәшмәсендә мәгариф бүлеге җитәкчесе Александр Ермилин ясаган докладның эчтәлеге.
-
Җинаятьче качкан
Чистай тикшерү бүлеге безнең район территориясендә Башкортостан кешесенең үтерелүе турында җинаять эше ачты. Бүлек тикшерүчесе Илнур Гомәров хәбәр итүенчә, бу хәл Иске Рәҗәптә булган, ә җинаятьтә гаепләнүче оператив-тикшерү эше барышында хокук саклау органнарыннан качкан. Хәзерге вакытта тикшерү алып барыла, экспертизалар үткәрелә, җинаятьнең шаһитлары ачыклана.
-
Фестивальдә катнаштылар
Безнең районнан Пётр Бурмистров, Ризван Гыйниятуллин һәм Николай Мамонов республиканың "Уйнагыз, гармун!" традицион фестивальдә чыгыш ясадылар. Аларны бу конкурска юкка гына җибәрмәгәннәр. Һәрберсе гармун һәм баянда оста уйнаудан тыш, моңлы итеп җырлый да белә һәм озак еллар район мәдәнияты үсешенә, милли традицияләрне саклауга өлеш керткән. Пётр Бурмистров белән Николай Мамонов...
-
Иң югары балл хөрмәтенә
Белем көнендә Болгар шәһәренең 2нче урта мәктәбендә 100 санына монумент ачу тантанасы булды. Билгеле булганча, бүгенге көндә бу сан бердәм дәүләт имтиханы буенча иң зур балл булып санала һәм укучының хәзерлек дәрәҗәсен күрсәтә. Бу объект республиканың "Яшьләр уңышлары" бизнес-компанияләре конкурсында җиңеп чыгучы мәктәпнең "Фотория" бизнес-компаниясе ясаган экскурсия маршрутына керәчәк.
-
Диплом белән бүләкләнде
Антоновка урта мәктәбенең тугызынчы класс укучысы Авыл хуҗалыгы министрлыгы һәм республика кыргый табигатьне саклау үзәге дипломы белән бүләкләнде. Бу бүләк аңа балалар рәсемнәре һәм янгынга каршы плакатлары конкурсында "беренче язгы чәчәкләрне янгыннан саклыйк" эше белән катнашканы өчен бирелде. Конкурс "Парклар маршы-2012" халыкара табигатьне саклау акциясе кысаларында үткәрелде.
-
Газетага язылу – элеккеге бәядән
1 сентябрьдә 2013 елның беренче ярты елына газетага язылу башланды. Шуңа күрә газета укучыларның исенә төшерәбез: "Новая жизнь" ("Яңа тормыш") район газетасына язылырга онытмагыз. Язылу бәясе элеккечә кала. Почтада ярты елга язылу бәясе халык өчен - 262 сум 62 тиен, оешмалар өчен 272 сум 64 тиен. Бераз экономия ясарга теләүчеләр...
-
Игенчеләрнең көзге мәшәкатьләре
Район хуҗалыклары тулы көчкә көзге культуралар чәчәләр һәм язгы чәчүгә туфрак хәзерлиләр. Кайбер хуҗалыклар кукурузны силоска сала башлады. Югары җитештерүчән чәчү агрегатлары ярдәмендә орлык чәчү эше аеруча югары темплар белән "Востокзернопродукт "Булгар" ААҖ һәм "Болгар Арыш" ЯАҖ хуҗалыкларында башкарыла. Алар инде 5000 һәм 3600 гектар мәйданда чәчеп өлгергән. Барлыгы район...
-
Исәнме, мәктәп!
Узган шимбәдә бәйрәмчә киенгән, матур чәчәкләр тоткан балалар мәктәпләргә агылдылар. Аларны һәм укытучыларны Белем көне һәм яңа уку елы башлану белән котларга ата-аналар, хакимият вәкилләре килде.