Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Эшләрендә уңышлар телим

    Лаврентий Ананьян. Күптән түгел авырып китеп, район үзәк хастаханәсе поликлиникасына мөрәҗәгать итәргә туры килде. Килүгә мондагы үзгәрешләрне күреп, шатланып куйдым. Биредә шактый вакыт ремонт баруы турында белә идем. Ремонттан соң ул танымаслык булып үзгәргән: чистарып, матурланып киткән. Ләкин хастаханәдә иң мөһиме - авыруларга мөнәсәбәт. Мин хирургия бүлегендә эшләүчеләрнең авыруларга игътибарлы...

    Лаврентий Ананьян.
    Күптән түгел авырып китеп, район үзәк хастаханәсе поликлиникасына мөрәҗәгать итәргә туры килде. Килүгә мондагы үзгәрешләрне күреп, шатланып куйдым. Биредә шактый вакыт ремонт баруы турында белә идем. Ремонттан соң ул танымаслык булып үзгәргән: чистарып, матурланып киткән.
    Ләкин хастаханәдә иң мөһиме - авыруларга мөнәсәбәт. Мин хирургия бүлегендә эшләүчеләрнең авыруларга игътибарлы булулары турында әйтәсем килә. Монда эшләүче табиблар Рөстәм Җәлил улы Кәбиров, Наталья Игоревна Шеронова, шәфкать туташлары Надежда Петровна Колоткова, Валентина Ивановна Самцова - үз эшенең осталары. Мине игътибар белән тыңлап, хәлемне җиңеләйтү өчен барысын да эшләделәр, яхшы киңәшләрен бирделәр.
    Болгар шәһәре.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: