Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Игенчеләрнең көзге мәшәкатьләре

Район хуҗалыклары тулы көчкә көзге культуралар чәчәләр һәм язгы чәчүгә туфрак хәзерлиләр. Кайбер хуҗалыклар кукурузны силоска сала башлады. Югары җитештерүчән чәчү агрегатлары ярдәмендә орлык чәчү эше аеруча югары темплар белән "Востокзернопродукт "Булгар" ААҖ һәм "Болгар Арыш" ЯАҖ хуҗалыкларында башкарыла. Алар инде 5000 һәм 3600 гектар мәйданда чәчеп өлгергән. Барлыгы район...

Район хуҗалыклары тулы көчкә көзге культуралар чәчәләр һәм язгы чәчүгә туфрак хәзерлиләр. Кайбер хуҗалыклар кукурузны силоска сала башлады.
Югары җитештерүчән чәчү агрегатлары ярдәмендә орлык чәчү эше аеруча югары темплар белән "Востокзернопродукт "Булгар" ААҖ һәм "Болгар Арыш" ЯАҖ хуҗалыкларында башкарыла. Алар инде 5000 һәм 3600 гектар мәйданда чәчеп өлгергән. Барлыгы район буенча уҗым культуралары 13800 гектарда чәчелгән, бу планлаштырган мәйданнарның 74 процентын тәшкил итә. Дамир Хәмидуллин, Вәгыйз Мөхәммәтов, Александр Планин КФХ һәм тагын кайбер хуҗалыкларда уҗым культураларын чәчү инде төгәлләнгән.
Язгы чәчүгә планлаштырган мәйданнарның яртысыннан артыгы - 36,7 мең гектар чамасы җир хәзерләнгән. "Востокзернопродукт "Булгар" хуҗалыгында, мәсәлән, 9 мең гектар эшкәртелгән. Башка хуҗалыкларда да эш шактый тиз бара.
Кайбер хуҗалыклар кышка терлек азыгын хәзерләү эшен дәвам итәләр, силос салу бара. "Болгар Арыш" хуҗалыгы бу эш белән аеруча актив шөгыльләнә. Уртача уңыш гектарыннан 156 центнер чыга, бүгенгә 3600 тонна чамасы силос салынган. Барлыгы бу культура 1200 гектар чамасы җир били, шуның 230 гектары җыеп алынган.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X