Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Фестивальдә катнаштылар

Безнең районнан Пётр Бурмистров, Ризван Гыйниятуллин һәм Николай Мамонов республиканың "Уйнагыз, гармун!" традицион фестивальдә чыгыш ясадылар. Аларны бу конкурска юкка гына җибәрмәгәннәр. Һәрберсе гармун һәм баянда оста уйнаудан тыш, моңлы итеп җырлый да белә һәм озак еллар район мәдәнияты үсешенә, милли традицияләрне саклауга өлеш керткән. Пётр Бурмистров белән Николай Мамонов...

Безнең районнан Пётр Бурмистров, Ризван Гыйниятуллин һәм Николай Мамонов республиканың "Уйнагыз, гармун!" традицион фестивальдә чыгыш ясадылар.
Аларны бу конкурска юкка гына җибәрмәгәннәр. Һәрберсе гармун һәм баянда оста уйнаудан тыш, моңлы итеп җырлый да белә һәм озак еллар район мәдәнияты үсешенә, милли традицияләрне саклауга өлеш керткән. Пётр Бурмистров белән Николай Мамонов хәзерге вакытта Никольск һәм Куралово мәдәният йортлары белән идарә итәләр, ә Тукай клубының элеккеге мөдире Ризван Гыйниятуллин бүген лаеклы ялда. Алар фестивальдә күңелле ял итеп, яңа тәэсирләр белән кайтканнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев