Иң югары балл хөрмәтенә
Белем көнендә Болгар шәһәренең 2нче урта мәктәбендә 100 санына монумент ачу тантанасы булды. Билгеле булганча, бүгенге көндә бу сан бердәм дәүләт имтиханы буенча иң зур балл булып санала һәм укучының хәзерлек дәрәҗәсен күрсәтә. Бу объект республиканың "Яшьләр уңышлары" бизнес-компанияләре конкурсында җиңеп чыгучы мәктәпнең "Фотория" бизнес-компаниясе ясаган экскурсия маршрутына керәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев