Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

белем бирүдә Заманнан артка калырга ярамый

Укытучыларның август киңәшмәсендә мәгариф бүлеге җитәкчесе Александр Ермилин ясаган докладның эчтәлеге.

Район мәгариф системасының эшчәнлеге белем бирү сыйфатын күтәрүгә һәм укучыларның сәламәтлеген саклау һәм ныгыту өчен имин шартлар тудырырга мөмкинлек биргән комплекслы бурычларны хәл итүгә юнәлдерелгән.
Районда 14 урта, 7 - төп, 4 башлангыч мәктәп, 1 кадет мәктәп-интернаты эшли. Быел алар 2146 укучыны кабул итәчәк, бу былтыргы күрсәткечтән 50 балага азрак. Моннан тыш, 210 бала - республиканың санаторий һәм коррекция мәктәп-интернатларында, 610 егет һәм кыз тармак технологияләре техникумында (300 кеше - көндезге бүлектә, 170 - читтән торып уку, 140 кеше кичке бүлектә) белем ала. Балалар шулай ук өстәмә белем бирүгә тартылган.
Район мәктәпләрендә 2011-2012 уку елында 500дән артык педагогик хезмәткәр эшләде. Укытучыларның уртача хезмәт хакы район буенча 17580 сум (ТРда-18162 сум), тәрбиячеләрнеке -10250 сум (ТРда-11997 сум).
* * *
Мәктәпкәчә белем бирү комплекслы программаның бер өлеше. Районда 29 мәктәпкәчә учреждениегә 1 яшьтән алып 7 яшькә кадәрле 749 бала йөри. Үткән ел белән чагыштырган балалар бакчасына йөрүчеләр саны артты һәм 61 проценттан 64 процентка җитте.
Мондый күрсәткеч "Бәләкәч" республика программасы кысаларында "Родничок" катнаш балалар бакчасы ачылу хисабына мөмкин булды. Шулай ук туберкулез йоктырган балалар өчен группа ачарга да туры килде.
"Родничок" балалар бакчасында кечкенәләр өчен өч группа эшли.
* * *
2010-2015 елларга ТРда белем бирүне үстерү максатында, шулай ук республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгы эшләгән балаларны ике дәүләт теленә өйрәтү буенча заманча инновация укыту-методика комплектларын кертү нәтиҗәсендә районда "Солнышко" балалар бакчасы базасында республика эксперименталь мәйданчыгы оештырылды. Монда укыту-методика комплексларын сынап карау бара.
Рус телендә сөйләшүче 50 тәрбияче өчен татар теленә өйрәтү курслары оештырылды. Кадрларның белем һәм һөнәри дәрәҗәсе күтәрелә.
29 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең 19ында компьютерлар бар, аларның 12се Интернет челтәренә тоташтырылган. Якын арада компьютерлар барлык учреждениеләргә куелачак.
Бүгенге көндә балаларны татар теленә өйрәтүче тәрбиячеләр, музыкаль җитәкчеләр җитми. Районда ел саен балалар өчен "Йолдызчык", "Иң яхшы кышкы мәйданчык" конкурслары, "Знайка" интеллектуаль олимпиада үткәрелә.
* * *
Гомуми белем бирү системасындагы уңай үзгәрешләр күбесенчә, гомуми белем бирүнең беренче баскычы буларак, башлангыч мәктәпнең нәтиҗәлелегенә бәйле.
РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы боерыгы буенча, 2011 елның 1 сентябреннән Россия мәктәпләре беренче класс укучыларын яңа стандартлар буенча укыта башлады. Безнең районда алар 01.09.2010 елда кертелде. Яңа стандартлар буенча 237 укучы белем ала һәм 25 укытучы эшли.
Беренче классларда эшләүче укытучылар квалификация күтәрү курсларын үтте. 2011/2012 уку елында берничә өйрәтү семинары үткәрелде.
Башлангыч класс укытучыларына төрле укыту мәгълүматлары алу өчен киң юл ачылды. Педагоглар үз эшләрендә 4 укыту-методика комплексын куллана - "Перспективалы башлангыч мәктәп", "Россия мәктәбе", "Мәктәп 2000-2100" һәм "Перспектива".
Беренче чиратта игътибар балаларның сәламәтлеген ныгытуга, аларның физик, әхлакый һәм интеллектуаль мөмкинлекләрен үстерүгә юнәлдерелә.
Ел саен башлангыч класс укучылары "Русский медвежонок" Бөтенроссия конкурсында, "Кенгуру" халыкара математика конкурсында катнашалар.
Кече яшьтәге укучылар өчен өч фән буенча олимпиада үткәрү инде традициягә әверелде. Быел анды 85 укучы катнашты.
Яңа уку елыннан дүртенче классларда "Дини культура нигезләре һәм дөньяви этика " дигән курс кертелә.
* * *
Районда рус һәм татар телләрен ТР дәүләт телләре буларак өйрәнү өчен тигез шартлар тудырылган. Бездә милли белем бирү учреждениеләре челтәре сакланган, 6 татар телендә укытучы мәктәп бар (барлык мәктәпләрнең 22 проценты). Татар теле һәм әдәбиятын 49 укытучы укыта, аларның 36 - югары педагогия белемле.
Гомумбелем бирү учреждениеләрендә 29 кабинет эшли, аларның 21ендә компьютерлар бар, татар теле укытучыларына ноутбуклар тапшырылган. Чуаш этно-мәдәни компонентлы бер мәктәп бар. Татар балаларына туган телдә белем бирү 17 процент (шәһәрдә) һәм 57 процент (авылларда) тәшкил итә. Татар телен балаларның 100 проценты да өйрәнә.
Инглиз теле мәктәпләрдә 2нче класстан керә башлый. Быел инглиз теле укытучылары "иэф-скул" онлайн-мәктәптә хәзерлек курсы үттеләр. ТР хакимиятенең EF (иэф) компаниясе белән бергә оештырган "Алгарыш" грантлар программасы кысаларында 1нче мәктәп укытучысы Марина Евгеньевна Курзаева Бөекбританиядә стажировка үтте.
Норматив буенча финанслау шартларында аз комплектлы авыл мәктәпләрендә тиешле шартлар тудыру бик кыен.
Шуңа күрә районда "2010-2013 елларда авыл гомумбелем бирү учреждениеләре челтәрен үстерү" программасы тормышка ашырыла. 300гә якын укучыны 17 маршрут буенча 24 авылдан 10 төп мәктәпкә алып килү оештырылган. Июльдә башлангыч мәктәпләре булмаган авылларда җыелышлар үткәрелде. Анда 7 ел эчендә балалар һәм шартлар булган очракта Татар Такталы, Красный Вал, Бугровка, Екатериновкада филиаллар ачу турында карар кабул ителде. Сентябрь аенда 4 башлангыч мәктәп авыл база мәктәбе филиалы итеп күчерелә.
* * *
Сәләтле балалар - безнең горурлыгыбыз. Узган уку елында 2нче мәктәпнең 10нчы класс укучысы Владислав Мөхәммәтов (укытучы Елена Анатольевна Черкасова) тарих буенча Бөтенроссия олимпиадасының региональ этабы призёры булды.
1нче мәктәпнең 11 класс укучысы Диана Яфарова инде өченче тапкыр рус телендә укучы татар балаларының татар әдәбияты буенча олимпиадасы призёры булды (укытучы Рәмзия Гарифулла кызы Хәбибуллина).
Спортчыларыбызның исемнәре районнан еракларда да билгеле. Мәсәлән, Данила Вихлянский самбо буенча Бөтенроссия турнирларында берничә тапкыр җиңеп чыкты. Уйлап табучылар Роман Ермолаев, Олег Николаев, Евгений Барыгин, Денис Щербаковның башкарган эшләре күпләргә билгеле.
Сәләтле балалар белән эшләүне иң югары дәрәҗәгә күтәреп, укучыларның мавыгуларын 1нче класстан башлап өйрәнергә, аларны стандарт булмаган мәсьәләләрне хәл итәргә өйрәтергә кирәк.
* * *
Бердәм дәүләт имтиханы белем бирү сыйфатына бәя бирүче билге.
2011-2012 уку елында районда белем бирү сыйфатын күтәрү максатында БДИгә хәзерләнү буенча максатчан, системалы эш алып барылды. БДИ нәтиҗәләрен анализлау буенча оператив чара планнары эшләнде һәм киләчәккә максатлар билгеләнде.
Мәгълүмат-методика үзәге ресурс үзәге белән бергә уку елы барышында шактый семинарлар, тестлар, диагностикалар үткәрде.
Быел 1нче һәм 2нче мәктәп базасында имтихан үткәрү пунктлары ачылды, эшкә укытучылар, методистлар арасыннан 60тан артык кеше, медицина персоналы, хокук саклау органнары хезмәткәрләре һәм 5 җәмәгать күзәтчесе җәлеп ителде. Имтиханнарны үткәрү барышында бер генә җитди кимчелек тә булмавы аеруча шатландыра.
2012 елда БДИ 11 фән буенча үткәрелде, рус теле һәм математика буенча мәҗбүри рәвештә булды. Башка гомумбелем фәннәре буенча имтиханнарны чыгарылыш класс укучылары үз теләкләре белән сайлап алдылар.
Барлыгы дәүләт (нәтиҗә) аттестациясендә 132 чыгарылыш класс укучысыннан 128 кешегә катнашырга рөхсәт ителде. 4 кеше БДИгә кертелмәде (2 - Бураково, 1 - Никольск һәм 1 укучы Антоновка мәктәбеннән). Бер укучы авыру сәбәпле ГВЭ (дәүләт чыгарылыш имтиханы) тапшырды.
Имтиханнарны барысы да уңышлы тапшырдылар, ике укучыга гына яңадан тапшырырга туры килде. Ким, Антоновка, икенче шәһәр, Иж-Борискино, Кузнечиха урта мәктәпләре югары нәтиҗә күрсәттеләр. Беренче урта, Ямбакты, Иске Рәҗәп, кадет мәктәпләрендә күрсәткеч уртача район күрсәткеченнән түбәнрәк булды.
Математика буенча Өчкүл, Ким, 2нче шәһәр мәктәбе яхшы нәтиҗә күрсәтте. Иж-Борискино, Кузнечиха, Антоновка, Урта Йорткүл, кадет мәктәпләрендә бу күрсәткеч уртача районныкыннан түбәнрәк булды.
Рус теле буенча чыгарылыш класс укучылары арасында иң югары баллны Кузнечихадан Елена Каштанова, Валерия Горелышева (2нче мәктәп), Кимнан Татьяна Охотникова, Мария Краснова, Антоновкадан Игорь Акулин, Полянкадан Ләйсән Миннәтуллина, Рөстәм Җиһангиров (2нче мәктәп), Кимнан Алсу Гатауллина җыйдылар. Ни кызганыч, математика буенча югары балл җыючы булмады.
Алтын һәм көмеш медальләргә дәгъва итүче 14 укучы да бу бүләккә лаек дип табылдылар.
9 класс тәмамлаучыларның дәүләт аттестациясе яңа формада республикада 2004 елдан бирле сынала.
Математика һәм рус теле буенча мәҗбүри имтиханнар 2011 елда кертелде. 2012 елда барлык фәннәрдән имтиханнарны яңа формада тапшырдылар.
Кулланыла торган модель чыгарылыш класс укучыларының хәзерлек дәрәҗәсенә бәя биреп кенә калмыйча, һөнәри юнәлеш алуда да ярдәм итәргә тиеш.
2011-2012 уку елында районда 208 укучы тугызынчы класста белем алды, 1 укучы (Иж-Борискино) сынауга кертелмәде, 7 укучы җиңел формада тапшырды.
Химия һәм җәмәгать белеменнән тыш, барлык фәннәрдән имтихан нәтиҗәләре ТРдагы уртача күрсәткечтән югарырак.
Иң югары шәхси нәтиҗәләргә Тукай, Урта Йорткүл, Ямбакты мәктәбе (математика), 1нче мәктәп, Аграмак, Өчкүл, Бураково, Тукай мәктәбе укучылары иреште.
* * *
2011-2012 уку елында Спас муниципаль районында профильле белем бирү юнәлешендә биш учреждение эшләде, укучыларның 52 % профильле белем алды. Бу узган елгы күрсәткечтән 9,7 процентка (республика буенча - 75%) кимрәк. Модельле белем бирү Никольск, Урта Йорткүл, шәһәрдәге урта һәм кадет мәктәпләрендә (129 укучы - 100 %), челтәрле профильле белем бирү - Урта Йорткүл (12 укучы -9,3%) мәктәбендә алып барыла. Тармак технологияләре техникумы безнең социаль партнерыбыз булып санала.
Профильле фәннәр буенча узган елгы БДИ нәтиҗәләренә ясалган анализ күрсәткәнчә, күпчелек мәктәпләрдә мондый сыйныфларда укучыларның белем дәрәҗәсе шактый югары.
Районда профильле белем бирүдә кадетлар мәктәбе уңышлы эшли. Мәктәптә икенче ел инде оборона-спорт профиле тормышка ашырыла. Кадетлар зона һәм республика күләмендәге оборона-спорт һәм патриотик конкурсларда катнашалар. Агымдагы елда кадетлар һәм шәһәрдәге урта мәктәпләрнең җыелма командасы зона бәйгесендә җиңде һәм республиканың "Аҗаган" хәрби-патриотик уеннарында катнашты. Үткән уку елында 9 мәктәп базасында өлкән сыйныф укучылары автоклассларда укыды, 2011 елда 47 укучы автомобиль йөртү таныклыгын алды. Болгардагы 2нче мәктәп базасында республика автомәктәбе филиалы ачылды.
* * *
Белем бирү учреждениеләрендә бюджеттан тыш акча эшләп табуга да зур игътибар бирелә. Мәсәлән, мәктәп бакчалары беркадәр табыш китерә. Иске Рәҗәп, Урта Йорткүл, Тукай мәктәпләрендә мини-фермалар бар, укучылар анда мөгезле эре терлек, сарык, куян үстерә, бал кортлары асрый. Иске Рәҗәп мәктәбендә, мәсәлән, 4 баш мөгезле эре терлек, 12 сарык бар, 50 сутый җирдә бәрәңге, төрле яшелчәләр үстерәләр. Узган ел дәвамында 2 телевизор, музыкаль үзәк, мини-ферманы ремонтлау өчен кирәкле материаллар сатып алынган, фермада эшләп алынган акча исәбенә актлар залы өстәмә яктыртылган. Ит продуктларының күпчелек өлеше укучыларны тукландыруга тотыла.
Урта Йорткүл мәктәбендә елның-елында терлек асрыйлар, шуңа күрә ашханәдә иткә беркайчан кытлык кичермиләр. Артып калганын халыкка саталар. Мәктәпнең бакчасы да бик зур, укучылар 10 гектарда бөртекле культуралар, бәрәңге үстерәләр. Эшләп алынган акчага мәктәпнең материаль-техник базасы ныгытыла, укучылар Казан, Ульяновск шәһәрләренә, Болгарга экскурсияләргә баралар. Тырыш, өлгер укучыларга премияләр бирелә.
* * *
18 августта республика мәгариф хезмәткәрләренең традицион август киңәшмәсе уздырылды. Мамадышта үткән пленар утырышта Татарстан Республикасы Президенты да катнашты. Безнең районнан "Регата" балалар техник иҗат станциясе педагоглар игътибарына җилкәнле 8 яхта тәкъдим итте, укучылар әле тагын су чаңгысында йөрү буенча осталыкларын да күрсәттеләр. Болгардагы 2нче мәктәп укытучысы Дмитрий Никиташин үзенең укучысы Константин Сосипатров белән бергәләп инвалид коляскасына ясалган җайланма күрсәттеләр.
Укучыларга мәктәптә дәресләр тәмамлангач иҗат итү, мавыктыргыч эшләр белән шөгыльләнү өчен дә күп мөмкинлекләр тудырылган. Иң мөһиме - бала үз күңеленә якын булган шөгыльне сайлый, төрле тәҗрибәләр үткәрә, үзен шәхес буларак ача. Мәктәптә бала үзен үз өендәге кебек тыныч, иркен хис итсен өчен тиешле шартларның барысын да булдырырга кирәк.
Дәрестән тыш эшчәнлек тә зур әһәмияткә ия. Моңа белемне начар үзләштерүчеләр яки бар яктан да сәләтле балалар белән эшләүдәге җитешсезлекләрне тулыландыручы механик катнашма буларак кына карарга ярамый. Балалар дәрестән тыш оештырылучы чараларда да үзләрен күп яктан ачалар. Бу елдан башлап "Мәктәптә дәресләр тәмамланганнан соң" дигән яңа программа кертелә башлаячак.
"Регата" балалар иҗат станциясе коллективы 315 укучыны берләштерә, алар спорт-техник һәм сәнгать юнәлеше буенча шөгыльләнә.
Коллектив өстәмә белем бирү учреждениеләре арасында оештырылган конкурста җиңеп 500 мең сумлык грант алды, бу исә станциядә робот теникасы берләшмәсе ачу мөмкинлеге бирде. Робот техникасы түгәрәгенә йөрүчеләр "Без ЛЕГО яратабыз" республика конкурсында һәм шулай ук "Беренче адым" республика ярышларында катнаштылар.
Балалар иҗат йорты тырышлыгы белән "Регата" базасында һәм 12 мәктәптә 64 берләшмә оештырылды, аларда 950 укучы теләп шөгыльләнде.
Балалар иҗат йорты үз эшчәнлеген 35 программа буенча алып бара. Укыту процессын үзләштерү белән бергә балалар район, республика, ил һәм халыкара дәрәҗәдә оештырылган конкурс, олимпиада, фестиваль һәм ярышларда актив катнашалар һәм җиңүләргә ирешәләр.
Балалар сәламәтләндерү-белем бирү үзәге 46 берләшмәне үз эченә ала. Узган ел төрле түгәрәкләрдә 546 укучы шөгыльләнде.
Шәһәребездә узган елның февралендә Татарстан Республикасының гомуми белем бирү учреждениеләре командалары арасында "КЭС-Баскет" мәктәп баскетбол лигасының региональ чемпионаты үткәрелде. Моны шәһәрнең спорт тормышында иң зур вакыйгаларның берсе дип әйтергә була. 2011-2012 уку елында халкы 30 меңгә кадәрле авыл районнары арасында белем бирү учреждениеләрендә физкультура-сәламәтләндерү һәм спорт-масса эшен үстерү буенча муниципаль берәмлекләр рейтингында без беренче урынны биләп торабыз.
2013 елда республикабыз башкаласында студентлар Универсиадасы узачак. Шуңа күрә, бу уку елы әлеге вакыйга билгесе астында үтәчәк. Барлык мәктәпләрдә дә спортка һәм сәламәт яшәү рәвешенә игътибар көчәергә тиеш. Спортның берләштерүче көч икәнен онытмаска кирәк.
* * *
Җәйге каникуллар барышында белем бирү учреждениеләрен яңа уку елына әзерләү буенча шактый эшләр башкарылды. Шунысы куанычлы, капиталь ремонт буенча республика программасына безнең районның 12 мәктәбе кертелде. Бу мәктәпләр шактый искергән, аларның "яше" 30 дан артып китә. Әлеге программа нигезендә мәктәпләрнең түбәсен, тәрәзәләрен, инженерлык коммуникацияләрен, ишек, санузелларны ремонтлау күздә тотыла. Калган эшләр исә муниципалитет һәм иганәчеләр исәбенә башкарылырга тиеш. Антоновкада һәм Болгардагы 1нче мәктәптә ремонт инде тәмамланды. Муниципаль бюджет акчасына Татар Такталы мәктәбе, Болгардагы 1нче мәктәпнең актлар залы, Ким балалар бакчасы яхшы итеп ремонтланды. «Теремок» һәм Никольскидагы балалар бакчасында да ремонт эшләре тәмамланып килә. 2012 елда белем бирү учреждениеләренә капиталь һәм агымдагы ремонт үткәрү өчен 24 189 186 сум акча бирелде. Шуның 17 394 000 сумы республика бюджетыннан, 5 095 186 сумы - муниципаль бюджеттан.
Без муниципаль бюджет акчасы исәбенә "Регата" клубында, Бугровка, Балымер, Приволжск балалар бакчасында автомат янгын сигнализациясе, шулай ук урам гидрантлары куюны планлаштырабыз.
Хөрмәтле укытучылар! Яңа уку елында барыгызга да нык сәламәтлек, яңадан-яңа уңышларга ирешүегезне телим. Үткән еллардагы кебек, бу елда да максатчан эшләргә, үсеп килүче яшь буынга белем һәм тәрбия бирүнең сыйфатын яхшыртуга ирешү насыйп булсын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев