Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бу турыда онытмагыз

Язгы боз ышанычлы түгел

Яз килүе көннән-көн ныграк сизелә башлады, шуңа күрә боз астыннан балык тотарга яратучылар боз өстенә кергәндә икеләтә игътибарлы булырга тиеш. Нияз Нуриев, "ТР буенча Россия МЧСы Үзәге"оешмасының Кама Тамагы инспектор участогы җитәкчесе. Безнең якларда һава шартларындагы аномаль үзгәрешләр аркасында, сулыкларда боз ныклап ката алмый. Аерым алганда, бу кышта Куйбышев сусаклагычында...

Яз килүе көннән-көн ныграк сизелә башлады, шуңа күрә боз астыннан балык тотарга яратучылар боз өстенә кергәндә икеләтә игътибарлы булырга тиеш.
Нияз Нуриев,
"ТР буенча Россия МЧСы
Үзәге"оешмасының Кама Тамагы
инспектор участогы җитәкчесе.
Безнең якларда һава шартларындагы аномаль үзгәрешләр аркасында, сулыкларда боз ныклап ката алмый. Аерым алганда, бу кышта Куйбышев сусаклагычында бозның калынлыгы 35 сантиметр чамасы булды. Моннан тыш, боз көпшәкләнеп тора, кайбер урыннарда аның өстендә сулы кар ята, шунлыктан бозның калынлыгы бүгенге көндә 20-25 сантиметрдан артмый. Боз өстендә ярыкларның күп булуы аеруча куркыныч тудыра. Бозны инде әкренләп кояш эретә, ә астан су юа. Шулай итеп, ул ныклыгын югалта һәм теләсә кайсы мәлне аяк астында боз ярылып китәргә мөмкин.
Шуңа күрә боз өстенә снегоходлар, үзләре ясаган транспорт чаралары белән керүчеләргә, кешене балыкка алып баручыларга бәхетсезлек очракларын булдырмый калу өчен бик игътибарлы һәм сак булырга кирәк.
Кар каплаган боз өсте бик тиз көпшәкләнә һәм барыннан да бигрәк яр буйларында тиз эри.
Боз китү һәм язгы ташу чорында су тирәсенә якын килү, аның тирәнлеген үлчәү, елга аркылы чыгу, биек яр өстендә тору, боз тыгылган урыннарга якын килү, яр буеннан боз кисәкләрен төртеп җибәрү, алар буенча йөрү һәм башка гамәлләр катгый тыела.
Яр буенда уйнарга, агып барган бозлар өстенә менәргә яраткан балалар өчен язгы ташу чоры аеруча зур куркыныч тудыра. Бу вакытта төрле бәхетсезлекләр килеп чыгарга мөмкин, шуңа күрә балаларны игътибарсыз калдырмаска кирәк.
Әгәр мондый хәлгә юлыксагыз, барлык куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә, бәлага тарган кешегә ярдәм итәргә тырышыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев