Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бу турыда онытмагыз

Яшь чыршыларны әрәм итмәгез

Яңа ел бәйрәме якынлашып килә. Гадәттә, күптән килгән традиция буенча безнең халкыбыз аны яшел чыршыдан башка күз алдына да китерми. Шуңа күрә бу бәйрәм алды көннәрендә урман хуҗалыгы хезмәтчәннәре, агачларны законсыз кисүне булдырмас өчен, чыршыларны сатуга чыгаралар. Болгар урманчылыгының урманнарны саклау инженеры Мәдинә Маликова сүзләренә караганда, законсыз чыршы кисүләр ел...

Яңа ел бәйрәме якынлашып килә. Гадәттә, күптән килгән традиция буенча безнең халкыбыз аны яшел чыршыдан башка күз алдына да китерми. Шуңа күрә бу бәйрәм алды көннәрендә урман хуҗалыгы хезмәтчәннәре, агачларны законсыз кисүне булдырмас өчен, чыршыларны сатуга чыгаралар.
Болгар урманчылыгының урманнарны саклау инженеры Мәдинә Маликова сүзләренә караганда, законсыз чыршы кисүләр ел саен кабатлана. Бу хәлләрне булдырмас өчен, республика Урман хуҗалыгы министрлыгы күрсәтмәсе нигезендә, яңа ел алдыннан яшь чыршыларны саклау буенча кайбер чаралар күрелде. Аерым алганда, урман участокларын бергәләп саклау өчен полиция хезмәткәрләренең патрульлек итү маршруты төзелде.
Яшь чыршыларны законсыз кискән өчен шактый гына суммада - 2648 сум штраф каралган. Моннан тыш, 3000 сум күләмендә административ штраф салына. Чыршыларны шәһәр базарларында сатып алып булачак һәм ул арзанга төшә, шуңа күрә яңа ел алдыннан үзегезгә күңелсезлек ясамагыз. Чыршылар үткән еллардагы кебек, шәһәрнең үзәк мәйданында һәм "Болгарлес" конторасы янында сатылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев