Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бу турыда онытмагыз

Яңа төзелешне үз милкең итеп теркәү

Күчемсез милек базары ил экономикасында зур роль уйный. Россиялеләр яңа төзелешләрдә яңа фатирлар сатып алалар. Шуңа күрә күчемсез милекне рәсмиләштерүнең кайбер юридик аспектлары турында аңлату урынлы булыр.

Иң мөһим мәсьәлә турында әйтергә кирәк: төзелеш дәүләт теркәве үткәннән соң гына пайчы булып катнашу турындагы килешү төзелә.
Йорт төзелеп, файдалануга тапшырылгач та аның мөһим яклары турында онытмаска кирәк. Мәсәлән, объектны файдалануга тапшыруга ук төзүче оешма күпфатирлы йортны файдалануга тапшыру турында рөхсәт алуга 10 көннән дә соңга калмыйча, рөхсәт кәгазен яки аның нотариуста расланган күчермәсен күчемсез милеккә дәүләт теркәве органнарына (ТР буенча Росреестр Идарәсенә, аннары - Идарә), фатир төзелешенә пайчы булып катнашучы милек хокукын дәүләт теркәве өчен тапшырырга тиеш.
Күпфатирлы торак йортны файдалануга тапшыргач, ул дәүләт күчемсез кадастрында исәпкә куела.
Законда каралганча, бер үк вакытта кадастр исәбенә дә һәм дәүләт хокук теркәвенә дә гариза бирергә мөмкин, моны Идарәдә дә, шулай ук "Татарстан Республикасы буенча Росреестр ФКП"да эшләргә мөмкин.
Күпфатирлы йортларны файдалануга тапшыргач, төзүче оешма фатирны сезгә бирә, ул фатирны тапшыру актына ике як та кул кую яки килешү буенча ике якның да йөкләмәләрен үтәүләрен раслаучы документка кул куеп башкарыла. Хосусый хокук турында дәүләт теркәвенә төзелештә пайчы булып катнашу турында килешүнең төп нөсхәсе күрсәтелергә тиеш.
Күрсәтелгән документлардан башка, фатирга хосусый милек турында дәүләт теркәве өчен физик затларга 1000 сум күләмендә дәүләт пошлинасы түләнә; әгәр бу хокукка берничә кеше дәгъвә кылса, өлеш күләменә карап - 1000 сум түләргә кирәк.
Документларны тапшыргач, Идарә регистраторы документларга хокук экспертизасы үткәрә, ялгышлар булмаса, дәүләт теркәве үткәрә. Бу процедура нәтиҗәсе буенча сезнең фатирга законлы хокукыгыз турында Дәүләт теркәве турында Таныклык тапшырыла.
Пресс-хезмәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев