Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бу турыда онытмагыз

Яңа елга бурычларсыз керик

Яңа елга бурычлар калдыру начар билге булып санала. Шуңа карамастан, күпләр бурычларын түләргә ашыкмыйлар әле.

Спас районы буенча суд приставлары бүлеге җитәкчесе Вардан Шахназарян хәбәр итүенчә, бүгенге көндә бездә 7300 бурычлы кеше бар. Аларның 780 кредитлар буенча түләмәгән, бу сумма 99 миллион сумнан артык тәшкил итә. Халыкның Пенсия фондына - 9 миллион сумнан артык, ЮХИДИ штрафлары буенча - миллион сумнан артык, салымнар буенча - миллион ярым сумнан артык бурычлары бар.

Тик мондый бурычлар чит илгә чыгарга теләгән гражданнар өчен зур киртә булырга мөмкин. Аерым алганда, быел районда яшәүче ике кешенең чит илгән чыгуы нәкъ шундый бурычлар аркасында тоткарланган. Алар бурычларын түләгәннән соң гына чит илгә китә алганнар.

Мондый күңелсезлекләрне булдырмый калу өчен, хәлне контрольдә тотарга һәм барлык түләүләрне вакытында түләп барырга кирәк. Бурычлар турында мәгълүматны суд приставлары хезмәтендә, шулай ук аның рәсми сайтында (fssps.ru) алырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: суд приставлары бүлеге бурычлар