Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бу турыда онытмагыз

Уттан да куркыныч нәрсә юк

Күзәтүләргә караганда, һәр ике янгынның берсе - ут белән саксыз эш итү, һәр дүртенче янгын - электр приборларын файдаланганда иминлек кагыйдәләрен бозу, һәр алтынчы-сигезенче янгын - балаларның шырпы белән уйнавы аркасында килеп чыга. Сәбәпләрнең соңгысына аерым тукталып үтәсе килә, чөнки янгыннарда балалар зыян күрсә, икеләтә аяныч. Мәсәлән, күптән түгел генә...

Күзәтүләргә караганда, һәр ике янгынның берсе - ут белән саксыз эш итү, һәр дүртенче янгын - электр приборларын файдаланганда иминлек кагыйдәләрен бозу, һәр алтынчы-сигезенче янгын - балаларның шырпы белән уйнавы аркасында килеп чыга.
Сәбәпләрнең соңгысына аерым тукталып үтәсе килә, чөнки янгыннарда балалар зыян күрсә, икеләтә аяныч. Мәсәлән, күптән түгел генә Тәтеш районындагы бер авылда чыккан янгында өч баланың гомере өзелә (2010, 2011 һәм 2013 елда туганнар). Моңа балаларның караусыз калуы сәбәпче булган. Әниләре иртәдән Тәтешкә киткән, ә балаларны карап торырга туганын калдырган, ул сәгать 12ләрдә өйдән чыгып киткән. Янгын, бәлки, балаларның ут белән уйнавы аркасында килеп чыккандыр.
Шуңа күрә янгын күзәтчелеге бүлеге тагын бер кат исегезгә төшерә: балаларны өйдә беркайчан да үзләрен генә, караучысыз калдырмагыз. Кагыйдә буларак, балалар ут белән уйнарга ярата, ә янгын килеп чыкканда алар яна торган йорттан үзләре генә чыга алмыйлар. Моннан тыш, ут һәм төтеннән качып, алар шкафларга, карават, өстәл астына, бүлмә почмакларына яшеренәләр. Көчле янгын вакытында аларны эзләп табуы читен.
Мондый хәлне булдырмас өчен, балаларга янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре турында сөйләгез, зажигалка, шырпы, шәм кебек әйберләрне күз алдында калдырмагыз (аларны балалар таба алмый торган урында сакларга кирәк). Балаларга мичкә ягарга, газ плитәсе, учаклар кабызырга кушмагыз, электр приборларын кабызырга рөхсәт итмәгез. Өйдән чыгып киткәндә, баланы караучысыз калдырмагыз, ә ул ут белән уйнамасын өчен файдалы, мавыктыргыч шөгыль табарга тырышыгыз.
Торакның иминлеге, якыннарыгызның гомере бары тик сездән генә тора!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев