Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бу турыда онытмагыз

Таләпләр тагын да кырысланды

Агымдагы елның ноябрь аенда юл хәрәкәте кагыйдәләренә кайбер үзгәрешләр кертелде. Бу турыда өлкән дәүләт автоинспекторы Андрей Новиков аңлатма бирә.

Иң беренче яңалык - хәзер кеше булуы-булмавына карамастан, юлның җәяүлеләр кичә торган урынында башка машинаны узып китү тыела. Светофорсыз җәяүлеләр кичә торган урын алдында транспорт чарасы туктап калса яки тизлеген киметсә, аның артыннан килүче машиналар да туктарга яки тизлеген киметергә тиеш.
Безнең шәһәрдә җәяүлеләр урам аша чыга торган урыннарда светофорларның булмавын исәпкә алып, машина йөртүчеләргә яңа кагыйдәне төгәл үтәргә кирәк булачак.
Юл аша чыккан яки юлга яңа аяк баскан җәяүлегә юл бирү турында да онытмаска кирәк. Җәяүлегә юл бирмәгән өчен закон буенча мең ярым сумга кадәр штраф салына.
Велосипед, мопед, скутерда йөрүчеләргә дә таләпләр бермә-бер кырысланды. Яңа кагыйдәләр буенча, аларга юл аркылы транспорт чарасы белән чыгарга ярамый, моның өчен аннан төшеп, транспортны юл аша җәяү алып чыгарга кирәк. Административ хокук бозулар кодексының 12.29 маддәсе нигезендә (велосипед йөртүче яки аның белән кеше йөртүче тарафыннан юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу) бу таләпне бозган өчен сигез йөз сум күләмендә административ штраф салына.
Җәяүлеләрнең юл аша чыгу урыны төшенчәсе дә ачыклана: хәзер ул трамвай юллары кисешкән урында да бар дип санала.
Нинди дә булса кагыйдәне бозган өчен идарә итү таныклыгыннан мәхрүм ителгән машина йөртүчеләрне дә кырыз җәза көтә. Бу срок беткәннән соң, документ Дәүләт автоинспекциясе бүлегендә юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча теориядән имтихан тапшырганнан соң гына кире кайтарыла. Имтиханны даими теркәлгән урындагы Дәүләт инспекциясендә генә түгел, вакытлыча торган урында да тапшырырга була.
Имтихан таныклыктан мәхрүм итү срогының кимендә яртысы узгач кына кабул ителә. Аны тапшыра алмаган кеше тагын бер атнадан соң кабат тапшыра ала.
Әгәр кеше идарә таныклыгыннан исерек килеш руль артына утырган, медицина тикшерүен үтүдән баш тарткан яки исерек килеш юл-транспорт һәлакәте китереп чыгарган өчен мәхрүм ителгән булса, идарә таныклыгы транспорт чарасы белән идарә итүгә рөхсәт турында медицина белешмәсеннән соң гына кире кайтарыла.
Әгәр дә идарә таныклыгы медицина күрсәтмәләре буенча алынган булса, поликлиникада медицина тикшерүе үтәргә кирәк булачак. Медиклар уңай нәтиҗә чыгарганнан соң гына идарә таныклыгы кире кайтарыла. Бу очракта юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча имтихан тапшыру кирәкми.
Идарә итү таныклыгының срогы чыкканнан соң яңасына алыштыру тәртибе үзгәрешсез калды: машина йөртүче таныклыгын тиешле документлар тапшырганнан соң алырга була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев