Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бу турыда онытмагыз

Сак булыгыз: саранча!

Республиканың кайбер районнарында аеруча куркыныч корткычлар күренә башлау белән катлаулы фитосанитария хәл туды. Көньяк һәм көньяк-көнчыгыш территорияләрдә көтүле саранчаларның артуы күзәтелә. Басуларда үскән уңышны саклап калу өчен ашыгыч чаралар күрергә кирәк.

Николай СМИРНОВ.
"Россельхозцентр"ның район бүлеге баш агрономы.
"Россельхозцентр"ның республикадагы белгечләре 20 июньгә 104,7 мең гектар басуларны тикшерде. Саранча 36,2 мең гектарда табылган. Бер квадрат метрга 7дән 29га кадәр саранча туры килә. Итальян прусы личинкалары да күренә. Дөрес, әлегә алай күп түгел - 0,4 гектардагы квадрат метрга 1-2 генә личинка туры килә. Көннәрнең коры һәм кызу торуы нәтиҗәсендә, бу корткычларның республика территориясендә күпләп таралу ихтималы зур.
Республикада очарга сәләтле урта рус һәм итальян прусы төрләре очрый. Аеруча кызу килгән елларда кара канатлы себер һәм ак полосалы саранчалар киң таралырга, үрчергә мөмкин. Саранча җылыны аеруча ярата торган корткыч. 2-3 ел тоташтан кызу һәм коры һава торышы сакланган очракта, аларның саны көнләп түгел, ә сәгатьләп арта. Бу бик куркыныч.
Республика территориясендә саранчаның аеруча 1921-1924 елларда киң таралуы мәгълүм. Бер сезонда гына да 106,6 мең гектарда үскән төрле культураларга зур зыян китерүе төгәл билгеле. Самара губернасыннан да саранчаның күпләп очып килүе күзәтелгән. Мыжлап торган саранча көтүенең Чистай кантонының көньягында тукталуы турында мәгълүматлар бар. 1939-1941 елларда саранча басуларга зур зыян китергән.
Совет властеның беренче елларында куркыныч тудыручы корткычка каршы көрәшү өчен махсус экспедицияләр һәм отрядлар оештырыла. Корткычларның күпләп таралуын булдырмауда алар әһәмиятле роль уйный. Аеруча кеше аз йөри торган урыннарда тиешле чаралар үткәреп, уңай нәтиҗәләргә ирешәләр. Ул вакытта саранчаны юк итәләр. Күренмәгәч, бөтенләй бетте, дип тә уйлыйлар. Кызганыч, илдә башланган үзгәртеп корулардан соң хуҗалыклар таркалды, ташландык җирләр барлыкка килде, игенчелек культурасына игътибар бермә-бер кимеде.
Басуларда үстерелгән теге яки бу культураны эшкәртү темплары кимеде. Нәтиҗәдә яңгырларның аз явуы, көннәрнең гадәттәгегә караганда кызу торуы аркасында 1998-1999, 2010-2012 елларда саранча корткычларының саны тагын арта башлады. Саранча үз юлында ни очраса, шуның барысын да ашый. Атап әйткәндә, бернәрсәдән дә баш тартмый, шуңа күрә дә тиз тарала. Бер көнгә мәсәлән, бер саранча гына да үз авырлыгыннан 2-3 тапкырга күбрәк яшел үсемлек ашый. Саранча үз гомере эчендә 50-100 граммга якын яшел массаны ашап бетерергә сәләтле, азыкның бары 5 процентын гына эшкәртә ала. Шуңа күрә ул гел ач, гел үзенә ашарга эзли.
Барлык төр саранчаның да мыеклары гәүдәгә караганда кыскарак, ә менә чикерткәләрнең киресенчә, мыеклары гәүдәгә караганда озынрак. Гадәти елларда саранча болыннарда, көтүлек җирләре һәм күпьеллык үлән басуларында күп очрый. Күпләп таралган елларда исә бөтен культуралар - бөртекле, техник һәм яшелчә культураларына ябырыла.
Күпләп таралган елларда саранча личинкасы һәм зур саранчалар бер урыннан икенчесенә күчеп йөри. Үз юлында нинди үсемлек очратса, шуларның барысын да юкка чыгара. 300 километр һәм аннан да күбрәк араны очып үтәргә сәләтле саранча. Хәрәкәт тизлеге сәгатенә 8 -10 чакрым тәшкил итә. Саранча һәрвакыт диярлек җилгә каршы оча. Шунысын да әйтергә кирәк, ул һавага 100 -200 метр биеклеккә кадәр күтәрелә ала.
Куркыныч корткычларга каршы байтак көрәш чаралары кулланырга мөмкин. Язын, мәсәлән, туфракны сыйфатлы итеп дискларга, булган межа, буш җирләр һәм мәйданнарны сөрергә, ташландык җирләрне сөреп көтүлек урыны итәргә кирәк. Җәен исә саранча личинкасы күренә башлаган басуларны "Децис", "Профи", "Парашют", "Фьюри", "Таран", "Аккорд", "Танрек", "Каратэ Зеон", "Мосплан" һәм Россия Федерациясе территориясендә куллануга рөхсәт ителгән башка химик препаратлар белән эшкәртергә кирәк.
Безнең районда әлегә аерым саранчалар гына табылды. Алар артык зур куркыныч тудырмый. Ә менә Чистай районы территориясендә инде көтүле саранчалар күренә. Бу инде шактый борчу тудыра. Кама елгасына агучы Чишмә елгасы тамагындагы утрауда урта рус саранчасы өерен тапканнар. Якынча исәпләгәндә, бер квадрат метрга 25-30 саранча туры килә. Әгәр районда яшәүчеләр саранчага охшаган бөҗәк күрсәләр, тиз арада хуҗалык агрономнары һәм белгечләргә мөрәҗәгать итүләрен үтенәбез. Бары шул чагында гына корткычларга каршы нәтиҗәле көрәш башларга була. Иң мөһиме - аларның оясын табып юкка чыгарырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев