Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бу турыда онытмагыз

Росреестрның электрон хезмәтләре

Татарстан Республикасы буенча Росреестр хезмәте мәгълүмат технологияләрен кертүдә актив катнаша. Хәзерге вакытта Интернет ярдәмендә кешеләр өйдән чыкмыйча гына, Идарәнең рәсми сайты (www.to16.rosreestr.ru) һәм Росреестр порталы (www.rosreestr.ru) аша электрон хезмәтләрдән файдалана ала. "Алдан язылып кую" хезмәте кешеләргә теркәү органына үзләре өчен уңайлы көндә бару вакытын сайларга мөмкинлек бирә. Кабул итүгә Идарәнең...

Татарстан Республикасы буенча Росреестр хезмәте мәгълүмат технологияләрен кертүдә актив катнаша. Хәзерге вакытта Интернет ярдәмендә кешеләр өйдән чыкмыйча гына, Идарәнең рәсми сайты (www.to16.rosreestr.ru) һәм Росреестр порталы (www.rosreestr.ru) аша электрон хезмәтләрдән файдалана ала.
"Алдан язылып кую" хезмәте кешеләргә теркәү органына үзләре өчен уңайлы көндә бару вакытын сайларга мөмкинлек бирә. Кабул итүгә Идарәнең рәсми сайтында, "Электрон хезмәтләр" ("Электронные услуги") - "запись на прием" бите аша язылырга була. Моннан тыш, Росреестрның 8(800) 100-34-34 бердәм белешмәләр телефоны аша шалтыратып та язылырга мөмкин.
"ЕГРПдан мәгълүматлар бирү" хезмәте ярдәмендә гариза бирүче хокукларының Бердәм дәүләт реестрыннан рәсми мәгълүматлар белә ала. Моның өчен шулай ук "Электрон хезмәтләр" бүлегендә үзгезне кызыксындырган хезмәтне эзләп табарга, сорау бирергә һәм гади генә форма тутырырга кирәк булачак. Сорауда күрсәтелгән электрон адреска гаризаның номеры һәм түләү коды куелган хат җибәрелә. Мәгълүматларны алган өчен электрон хезмәтләр, пластик карта яки түләү терминаллары ярдәмендә Интернет аша да түләргә була.
Кешегә яки оешмага ЕГРП мәгълүматлары даими рәвештә кирәк булган очракта, "Запрос к информационному ресурсу" электрон хезмәтеннән файдаланырга мөмкин. Ул күчемсез милек объектлары турында барысына да күренә торган мәгълүматларны эзләү, карау һәм күчерү өчен кирәк. Бу хезмәт күчемсез милек объекты турында мәгълүматларны "онлайн", режимында, Росреестр идарәсенә бармыйча гына алырга мөмкинлек бирә.
Сервисны кулланыр алдыннан "махсус керү ачкычы" ("специальный ключ доступа") ясатырга кирәк, аны шулай ук ведомствоның сайтында ясатырга була. Бу электрон ачкыч физик яки юридик затка түләүсез бирелә, гариза бирүчегә үзен кызыксындырган объектлар турында мәгълүматлар өчен генә түләргә кирәк. Шул ук бүлектә гариза бирүчеләр электрон адресны күрсәтеп, үзгәрешләр турында хәбәрләргә языла ала. Шулай итеп ул мошенникларга юл куймыйча, алдан запрос бирелгән объектлар турында барлык мәгълүматны алып тора.
"Справочная информация по объектам недвижимости в режиме online" хезмәте ярдәмендә гариза бирүчеләр теләсә кайсы вакытта теләсә нинди объект турында үзләрен кызыксындырган гомуми мәгълүматларны түләүсез ала.
Шулай ук Идарәнең рәсми сайты аша гариза бирүчеләр документларны карау этапы турында белә, дәүләт пошлинасын түләү өчен квитанция формалаштыра, "online" камераларыннан файдаланып, ведомство җитәкчеләренә видео-кабул итүгә языла ала.
Идарә белгечләре билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта халыкның күпчелеге Росреестр дәүләт хезмәтләренең электрон формасына өстенлек бирә. Чөнки электрон рәвештә күрсәтелгән хезмәтләрнең өстенлекләре бәхәссез: вакытка экономия ясала, мәгълүматны алу срогы кыскара, хезмәт күрсәтүгә бирелгән гаризаның статусын контрольдә тоту мөмкинлеге бар, ә кайбер очракларда акчага да экономия ясала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев