Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бу турыда онытмагыз

Пенсияләр яңача исәпләнәчәк

Хәзерге вакытта җәмгыятебездә Россиядә пенсия системасының яңа стратегиясен актив тикшерелә. Хәбәрчебезнең, яңалык нидән тора, дигән соравына Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе Мәйсәрә Нугаева җавап бирә. -Пенсия яңача ничек исәпләнәчәк? - Булачак пенсиянең нигезен, хәзерге кебек, Пенсия фондына күчерелгән мәҗбүри иминият взнослары тәшкил итә (2013 елда закон буенча ул эшләгән кешенең еллык...

Хәзерге вакытта җәмгыятебездә Россиядә пенсия системасының яңа стратегиясен актив тикшерелә. Хәбәрчебезнең, яңалык нидән тора, дигән соравына Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе Мәйсәрә Нугаева җавап бирә.
-Пенсия яңача ничек исәпләнәчәк?
- Булачак пенсиянең нигезен, хәзерге кебек, Пенсия фондына күчерелгән мәҗбүри иминият взнослары тәшкил итә (2013 елда закон буенча ул эшләгән кешенең еллык хезмәтенә түләүнең 22 процентын тәшкил итә). Пенсия өч өлештән: база, иминият һәм туплау өлешеннән тора.
Пенсиянең база өлеше аерым федераль закон буенча билгеләнәчәк һәм федераль бюджеттан финансланачак. Пенсия яшенә җиткәннән соң эшләгән вакытка бәйле рәвештә, лаеклы ялга соңрак чыгучыларның пенсияләрен арттырырга тәкъдим итәләр.
Киләчәктә иминият өлеше абсолют саннарда түгел, хезмәт хакы дәрәҗәсеннән, стаж һәм яшькә, пенсия коэффициентына карап билгеләнәчәк. Минималь иминият стажы кертеләчәк - ул 15 ел була. Хәзерге вакытта пенсия түләү өчен минималь хезмәт стажы - 5 ел, ә 2015 елдан башлап, ун ел дәвамында ул бер елга артып барачак.
Максималь пенсия алу өчен номиналь хезмәт стажы-35 ел. Шундый стажы булучыларга бер коэффициенты билгеләнә.Шуннан артык эшләгән һәр ел өчен ул 0,1гә артачак. Яңа кагыйдә буенча, әгәр дә кешенең хезмәт стажы пенсия билгеләнгән вакытка 35 елдан артса,
аңа иң югары пенсия исәпләнәчәк.
- Димәк, яңа кагыйдә буенча пенсиягә соңрак чыгу файдалырак була?
- Бик дөрес. Һәр ел өчен иминият пенсиясе тиешле премия коэффициентына артып барачак. Икенче төрле әйткәндә, хезмәт хакы югарырак һәм хезмәт стажы күбрәк булган саен, картлык буенча хезмәт пенсиясе зуррак булачак.
Яңа кагыйдәләр керткәндә пенсия хокукын саклау принцибы мәҗбүри кала, яңа формулага күчкәнгә кадәр булган бөтен пенсия хокуклары саклана һәм аны киметә алмыйлар.
- Ә пенсиянең тупланма өлеше ничек көйләнә?
- Федераль Закон нигезендә, мәҗбүри пенсия иминияте системасында теркәлгән 1967 елда туган һәм яшьрәк гражданнарга 2013 елда хезмәт пенсиясенең тупланма өлешендә иминият взнослары тарифын сайлау мөмкинлеге бирелгән. Хәзерге кебек алты процентка калдырырга, яки аны ике процентка кадәр киметергә, шуның белән пенсиянең иминият өлешен формалаштыру өчен тарифны 10 проценттан 14 процентка кадәр арттырырга мөмкин.
Пенсия системасына яңалыкны 2015 елның 1 гыйнварыннан кертә башлыйлар. Шул ук вакытта, калган ел ярым вакыт эчендә үзгәрешләр дә кертелергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев