Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бу турыда онытмагыз

Кагыйдә бозучылар аз түгел

Агымдагы елда ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәрләре кулланучылар базарында утыз биш бозу очрагын ачыкладылар. Аларның күбесе срогы чыккан продукцияне сатуга бәйле. Барлыгы утыз мең сумлык продукция сатудан алынган. Алар арасында сөт һәм әчегән сөт продуктлары, колбаса һәм кондитер ризыклары бар. Бу җитди закон бозу булып санала һәм...

Агымдагы елда ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәрләре кулланучылар базарында утыз биш бозу очрагын ачыкладылар.
Аларның күбесе срогы чыккан продукцияне сатуга бәйле. Барлыгы утыз мең сумлык продукция сатудан алынган. Алар арасында сөт һәм әчегән сөт продуктлары, колбаса һәм кондитер ризыклары бар. Бу җитди закон бозу булып санала һәм аның өчен штраф та аз түгел (ун мең сумнан алып). Әгәр бер ел эчендә сәүдә ноктасында тагын бер шундый закон бозу ачыкланса, штрафның суммасы ике тапкыр арта.
Штрафны кем түләргә тиеш? Гадәттә, бу шарт кибет хуҗасы һәм сатучы арасында төзелгән хезмәт килешүендә билгеләнә. Еш кына закон бозулар өчен җаваплылык сатучы җилкәсенә төшә, шунлыктан сатучыларга хезмәт килешүен игътибар белән укырга, үз бурычларын җиренә җиткереп башкарырга кирәк.
Гамәлдәге кагыйдәләр буенча, срогы чыккан товарны акт буенча исәптән чыгарып (списать итеп), җитештерүчегә җибәрәләр. Моның өчен эшмәкәргә күпмедер компенсация түләнә.
Тикшерүләр күрсәткәнчә, сәүдә нокталарында әлегә кадәр бәяләрне язарга өйрәнмәгәннәр: биш шәхси эшмәкәргә шундый бозулар өчен тиешле дәгъва белдерелде.
Шулай ук мәгълүмат (инструкцияләр, накладнойлар һәм башкалар) булмаган товарларны сату һәм товарның кайбер төрләрен сату кагыйдәләрен бозу фактлары бар.
Спиртлы эчемлекләр сату тармагында да бозулар шактый булды (документларсыз сату, алкогольне сату кагыйдәләрен үтәмәү). Моннан тыш, тикшерү кысаларында өйдә ясалган спиртлы эчемлекләр сатуның 11 факты ачыкланды. Закон бозучыларга штраф салынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев