Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бу турыда онытмагыз

Эшмәкәр дәүләт пошлинасын ничек түли?

Гражданнар һәм юридик затлар өчен дәүләт пошлинасының күләме сизелерлек аерылып тора. Милек хокукын теркәгән өчен кеше 1000 сум дәүләт пошлинасы түләсә, юридик зат шуның өчен үк 15000 сум түләргә тиеш булачак.

Ә шәхси эшмәкәргә дәүләт пошлинасын ничек - физик әллә юридик зат буларак түләргәме?
РФ Салымнар кодексы билгеләгәнчә, дәүләт пошлинасын оешмалар һәм физик затлар түли.
Шәхси эшмәкәр - закон нигезендә теркәлеп, юридик зат булмыйча, эшмәкәрлек белән шөгыльләнүче физик зат. Шуңа күрә теркәү үткәргән өчен дәүләт пошлинасының күләме дә (әгәр Россия Федерациясе Салымнар кодексының 333.35 маддәсе буенча мондый теркәүне башкарган өчен түләүгә льготалар күздә тотылмаса) шәхси эшмәкәрләрнең физик затлар түләгән дәүләт пошлинасы күләменә тигез була.
Дәүләт пошлинасы түләүнең тәртибе һәм аның күләме белән Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсенең рәсми сайтының (www.to16.rosreestr.ru) "Регистрация прав/Размеры и порядок уплаты госпошлины" бүлегендә яки Росреестрның бердәм белешмәләр телефонының 8-800-100-34-34 телефоны буенча чылтыратып белергә була. Әгәр сез ялгышып дәүләт пошинасын артыграк түләсәгез, Татарстан Рсепубликасы буенча Росреестр Идарәсенең Спас районы бүлегенә мөрәҗәгать итеп, түләү турында документның төп нөсхәсен китерергә һәм акчаны кире кайтару турында гариза язарга тиеш.
Мондый гаризалар акча түләгәннән соң өч ел эчендә генә кабул ителә. Акчаны гариза биргәннән соң бер ай эчендә кире кайтаралар.
Җир законнарын бозган өчен штрафларны инфомат аша түләргә була.
Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсе исегезгә төшерә, Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәт порталында (uslugi.tatar.ru) һәм "Электронный Татарстан" инфоматларында җир законнарын бозган өчен административ штрафларны түләү буенча яңа хезмәт гамәлгә кертелгән.
Моның өчен "Услуги Росреестра" - "Оплата штрафов" бүлегенә кереп, карарның номерын һәм штрафның суммасын кертергә кирәк. Бер тапкыр түләгән сумманың күләме 15000 сумнан артмаска тиеш.
Исегезгә төшерәбез, портал һәм инфоматлар аша сез шулай ук күчемсез милек хокукы һәм аның белән килешүләрнең бердәм дәүләт реестрыннан (ЕГРП) выписка һәм Дәүләт күчемсез милек кадастры (ГКН) өчен түләп, заказ бирә, милек хокукларын теркәү өчен дәүләт пошлинасын түли аласыз.
Якындагы инфомат турында мәгълүматны сез www.uslugi.tatarstan.ru сайтындагы картадан таба яки (843(5-114-115) телефоны буенча белешә аласыз.
Татарстан Республика буенча Росреестр ида-рәсе матбугат хезмәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев