Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бу турыда онытмагыз

Еш кына үзләре гаепле була...

Спас районы буенча күзәтчелек эше бүлеге хәбәр итүенчә, агымдагы ел башыннан район территориясендә 12 янгын чыгып, 11 йорт һәм ишегалды корылмаларына, шулай ук бер тракторга зыян килгән.

Барлык янгыннар шәхси йортларда булып, хуҗаларга зур күләмдә зыян китергән. Тик мондый бәхетсезлекләрне еш кына хуҗаларның иминлек таләпләренә битараф булуы китереп чыгара. Мәсәлән, узган ел ут белән саксыз кылану аркасында - дүрт, мичләрнең төзек булмавы аркасында - дүрт, электр чыбыкларының тузуы аркасында ике янгын очрагы теркәлгән. Боларның барысы да йорт хуҗаларының битарафлыгына дәлил булып тора.
Шуңа бәйле янгын күзәтчелеге бүлеге тагын бер кат исегезгә төшерә:
- кечкенә балаларны, өлкән яшьтәгеләрне һәм инвалидларны ялгыз калдырырга, телевизор, җылыту һәм газ приборларын кабызган килеш чыгып китәргә ярамый;
- җылыту җайланмаларының төзеклеген даими тикшерергә, кимендә өч айга бер тапкыр төтен юлларын чистартып торырга кирәк;
- тиз кабынып китә торган материаллар саклана торган подвалларда, сарайларда, гараж, чормаларда тәмәке тартырга, ачык ут кулланырга, электр челтәренә көчәнеш китерергә ярамый;
- көнкүреш электр җылыту һәм газ приборларын корылмалар һәм тиз кабынып китә торган материаллар янында урнаштыру, изоляциясе зарарланган яки тузган иске электр чыбыкларын куллану катгый тыела;
- кулдан ясалган электр җылыткычлары, электр челтәре счетчикларындагы предохранительләрне кулланырга ярамый.
Бу сәбәпләрнең барысы да янгын чыгарып, зур зыян, хәтта кешеләрнең үлеменә дә китерергә мөмкин.
Янгын чыккан очракта нишләргә соң?
Билгеле булганча, ут телләре бик тиз тарала, шуңа күрә бу турыда шунда ук 01 яки 112 телефоны буенча коткару хезмәтенә хәбәр итәргә кирәк. Янгын сүндерү командалары килеп җиткәнче кешеләрне бинадан алып чыгарга, кул астында булган чаралар (огнетушитель, ком, көрәк, чиләк, су) ярдәмендә утны сүндерә башларга һәм зыян күрүчеләргә беренче медицина ярдәмен күрсәтергә кирәк. Беренче чиратта балаларны, өлкән яшьтәгеләрне һәм инвалидларны эвакуацияләргә кирәк. Төтен тулган бүлмәдән бөгелеп яки үрмәләп, башны идәнгә таба иеп чыгарга кирәк, чөнки төтен күбесенчә өскә күтәрелгәнгә, идәндә ул азрак кала һәм аста сулавы да җиңелрәк була.
Янгын куркынычсызлыгы таләпләрен җиренә җиткереп үтәү генә торак һәм милекне уттан саклап калырга ярдәм итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев