Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бу турыда онытмагыз

Бурычлыларга каты таләпләр куела

Бүгенге көндә ТР Пенсия фондының Спас район идарәсе суд приставлары хезмәте белән бергә иминиятләштерү взнослары буенча бурычларны түләтү айлыгы үткәрә.

Билгеле булганча, булачак пенсиянең күләме иминиятләштерелгән затның шәхси счетына күчерелгән взнослар суммасына бәйле: взнослар зуррак булган саен, пенсия дә күбрәк булачак. Моны белмәгән кеше юктыр, ләкин күп кенә иминиятләүчеләр - юридик һәм физик затлар бу турыда онытып җибәрә.

Пенсия фондының персонификация учеты бүлеге җитәкчесе Татьяна Тумаева хәбәр иткәнчә, бүгенге көндә 158 шәхси эшмәкәрнең иминиятләштерү взнослары буенча 7,7 миллион сум күләмендә бурычлары бар.

Юридик затларның бурычлары 4,6 миллион сум тәшкил итә. Агымдагы ел башыннан хезмәт хакыннан бурычларны тотып калу өчен - 21 кешегә, пенсиядән тотып калу өчен 11 кешегә документлар җибәрелде.

Айлык барышында бурычы булган кешеләрнең яшәү һәм эш урыннары буенча рейдлар үткәрелә. Бурычларны ирекле рәвештә түләмәгән очракта, аларны мәҗбүри түләтү алымнары кулланыла. Түләмәгән очракта, милеккә арест салынырга, ЮХИДИга автотранспорт чараларын теркәүне туктату һәм чикләү турында карар җибәрелергә мөмкин.

Шулай ук финанс-икътисадый эшчәнлек алып бармаган һәм салым органнарына отчет бирмәгән шәхси эшмәкәрләрне ачыклау һәм учеттан төшерү буенча да зур эш алып барыла (отчет булмаган очракта, 2014 ел өчен Пенсия фондына взнослар 138627,84 сум күләмендә исәпләнә). Моннан тыш, шәхси эшмәкәрләрнең эш стажына иминиятләштерү взнослары тулы күләмдә түләнгән вакыт кына кертелә.

Һәр иминиятләштерелгән зат моны исәпкә алырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бурычларны түләтү айлыгы ТР Пенсия фонды