Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Келәмдә ут уйнаттылар

Берьюлы дүрт яшь спортчыбызга республика данын яклап Идел буе федераль округы беренчелегендә чыгыш ясау хокукы бирелде. Башта алар Казанда ТР беренчелегенә уздырылган бәйгедә үзләренең көчен күрсәтте. Ике спортчы чемпион исеменә лаек булды. 1996-1998 елларда туган яшүсмерләр арасында 46 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында Данила Вихлянскига тиңнәр табылмады. Ул алты очрашуда да...

Берьюлы дүрт яшь спортчыбызга республика данын яклап Идел буе федераль округы беренчелегендә чыгыш ясау хокукы бирелде.
Башта алар Казанда ТР беренчелегенә уздырылган бәйгедә үзләренең көчен күрсәтте. Ике спортчы чемпион исеменә лаек булды. 1996-1998 елларда туган яшүсмерләр арасында 46 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында Данила Вихлянскига тиңнәр табылмады. Ул алты очрашуда да көндәшләрен бирелергә мәҗбүр итте. 1993-1995 елларда туган кызлар арасында 70 килограммга кадәр авырлыкта да җиңү Анастасия Шестаковага елмайды. Җиңүчеләргә диплом, медаль һәм планшеткалар тапшырылды. Икенче урынга чыккан тагын ике спортчыбыз: Анастасия Дербенева (78 килограммнан югарырак) белән Никита Борюшкин (90 килограммга кадәр) федераль округ беренчелегендә үзләренең осталыгын күрсәтәчәк.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X