Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Вакыйгалар

“Мошенниклардан сак булыгыз!”

Район территориясендә эчке эшләр органнары хезмәткәрләре әнә шундый операция үткәрәләр.

Бу операция соңгы араларда халыкка милек һәм финанс зыяны китерүче социаль мошенниклык очракларын профилактикалауны күздә тота. Агымдагы елда район буенча мошенниклар кармагына эләгүчеләрдән 6 гариза алынган. Мәсәлән, Болгарда яшәүче бер хатын-кызның телефонына билгесез ир-ат шалтырата һәм үзен аның оныгы дип таныштыра. Мине кыйнадылар, бөерләремә зыян килде, кабыргаларымны сындырдылар, хәзер хастаханәдә ятам, операция ясату өчен ашыгыч рәвештә 30000 сум акча кирәк, дип сорый. Акчаны үзе әйтеп торган абонент номерына күчерергә куша. Дөрес, әлеге хатын-кыз югалып калмый, аннан әнисенең исемен сорый. Шуннан соң мошенник тиз генә телефонын сүндерә. Шунысын әйтергә кирәк, мондый хәлдә калган бер генә кеше дә мошенниклар әйткән исәп-хисап счетына акчаны күчермәгән. Бу мисал тагын бер кат безнең һәркайсыбызны игътибарлы һәм сак булырга чакыра, чөнки мошенниклар кешеләрдән акча талап алу өчен төрле ысуллар уйлап табалар.

Операция барышында 4 рейд оештырылды, олы яшьтәгеләрнең фатирларына барып профилактик әңгәмәләр уздырылды.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Спас районы бүлеге хезмәткәрләре тагын бер кат шуны исегезгә төшерә: әгәр мошенниклар кармагына эләгәсез һәм үзегезгә карата законсыз гамәлләр кылырга җыенулары турында ишетәсез икөн, тиз арада полициягә хәбәр итегез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: операция эчке эшләр органнары