Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Юлларда сак булыгыз

Статистика мәгълүматларына анализ ясап карасаң, мәктәп каникуллары вакытында укучылар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләре санының бермә-бер артуы күзәтелә. Шуңа күрә хәзер профилактика чаралары үткәрелә.

Зилә Фәсхетдинова,
ЮХИДИ бүлегенең пропаганда инспекторы.
Каникуллар чорында балалар күп вакытны урамда үткәрәләр. Шуңа күрә руль артында утыручылар юл кагыйдәләрен җиренә җиткереп үтәргә, аеруча тизлек режимын сакларга, мәгариф, сату-күңел ачу учреждениеләре яныннан үткәндә, көтмәгәндә урамга йөгереп чыккан баланы бәрдермәс өчен, аеруча игътибарлы булырга тиеш. Ә җәяү йөрүчеләр, аеруча балалар белән йөрүчеләр, юл аша махсус урыннардан гына чыгып, якынлашып килүче транспорт юклыгына ышанырга тиеш.
Ләкин ата-аналар бер нәрсәне онытмаска тиеш-балалар юл хәрәкәтендә бер гаепсез зыян күрүчеләр. Каникуллар алдыннан мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында юл хәрәкәте иминлегенә кагылган мәсьәләләр буенча дәресләр алып барылды, ата-аналар өчен җыелышлар үткәрелеп, балалар арасында юл-транспорт фаҗигаләрен профилактикалау мәсьәләсе яктыртылды.
Моннан тыш, ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре каникул вакытында балаларны махсус утыргычлардан башка яки иминлек каешларын каптырмыйча йөртүчеләрне, җәяү йөрүчеләргә юл бирмәүчеләрне тотарга җыена. Балигъ булмаганнар эше комиссиясе хезмәткәрләре белән бергә балалар арасында юл хәрәкәтен бозучыларны билгеләүгә юнәлдерелгән махсус рейдлар оештырыла һәм "Стоп - тормышың куркыныч астында!" дигән карточкалар төзелә. Аннары бу мәгълүматлар белем бирү учреждениеләренә җибәрелә.
Берничә көн эчендә генә дә балаларны саклагыч җайланмалардан башка йөртүнең унбиш очрагы билгеләнде. Республика буенча статистика саннары күрсәткәнчә, бу иң аяныч нәтиҗәгә китерергә мөмкин. Язның беренче көнендә юл-транспорт фаҗигасендә дүрт кеше һәлак булган, аларның икесе - 8 һәм 11 яшьлек балалар. Фаҗиганең сәбәбе - катлаулы юл-метеорология шартларында иминлек таләпләрен бозу һәм балаларны махсус тотып торучы җайланмалардан башка йөртү.
Сәгатенә 50 километр тизлектә барган автомобиль юлда бәрелгән очракта, пассажирның авырлыгы 30 тапкыр арта. Шулай итеп, бәрелгән вакытта 10 килограмм авырлыктагы баланың авырлыгы 300 килограмм була һәм аны кулда тотып калып булмый. Моннан тыш, еш кына юл-транспорт һәлакәтендә өлкәннәр баланы үз гәүдәләре белән басалар. Балаларның гомерен куркыныч астына куймас өчен боларның барысын да исәпкә алырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ГИБДД