Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Спас районында иң яхшы социаль хезмәткәрләрне бүләкләделәр

Бүләкләрне район башкарма комитет җитәкчесе Роман Исланов тапшырды.

Роман Исланов авыр һәм җаваплы хезмәте, ярдәмчеллеге һәм аерым игътибарга һәм кайгыртуга мохтаҗ кешеләргә карата хисле мөнәсәбәте өчен рәхмәт белдерде. «Рассвет» комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль хезмәткәрләре Наталья Вихлянская (Красная Слобода авылы), Әлфия Гәрәева (Никольск авылы) Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр.

«Рассвет» комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль хезмәткәрләре Леанна Валяльщикова (Болгар шәһәре), Гөлнур Корнеева (Болгар шәһәре), Светлана Голубева (Бураково авылы) Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Рәхмәт хатына лаек булдылар.

Шундый ук хат белән Спас өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йорты хезмәткәрләре – административ-хуҗалык бүлеге белгече Альберт Ильясов, сестра-лхяйка Татьяна Ануфриева да бүләкләнде.

Һөнәргә тугрылыгы, күпьеллык нәтиҗәле хезмәте, һөнәри осталыклары һәм вазифаи бурычларын намус белән үтәүләре өчен Рәхмәт хатлары тапшырылды:

Ольга Еремина, Республика социаль ярдәм үзәгенең Спас районындагы 38нче бүлек мөдире.

Спас районының Мактау грамотасы белән Спас өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йорты тәрбиячесе Ирина Телицынаны бүләкләделәр.

Спас районының Рәхмәт хаты «Рассвет» комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль хезмәткәрләре Рузалия Хәбибуллинага (Тукай авылы), Елена Михотовага (Ким Бистәсе) тапшырылды.

Шундый ук хат белән Спас өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йорты пешекчесе Татьяна Маликова, няня Галина Волкова бүләкләнде.

Фото: Ольга Стрелова.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев