Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Һәр эштә башлап йөри

"Рассвет" халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге бүлеге мөдире Ирина Логиновага Россия Сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш министрлыгының "Социаль хезмәт тармагы отличнигы" күкрәк билгесе тапшырылды.

Бу югары бүләккә ул безнең районның социаль хезмәт күрсәтү системасында утыз елга якын фидакарь хезмәте өчен лаек булды.
Ирина Евгеньевна Куйбышев райсобесында 1985 елда эшли башлый. 1992 елда аны өйләргә йөреп социаль хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире итеп билгелиләр. Ә хәзер инде аны башка урында күз алдына да китереп булмый. Ул тормышта төрле сәбәпләр аркасында үз-үзләренә хезмәт күрсәтә алмаган һәм башкалар ярдәменә мохтаҗ булган өлкән яшьтәгеләр һәм инвалидлар белән эшли.
Утыз ел эчендә оешмада күп үзгәрешләр булды. Лаеклы ялга китүчеләр урынына башкалар килгән. Ни кызганыч, алар хезмәт күрсәткән өлкән яшьтәге кешеләрнең дә күбесе инде арабыздан киткән. Ирина Евгеньевна бу әби-бабайларның барысының да исемнәрен белә, еш кына үзе дә алар өчен тиешле документлар рәсмиләштереп йөри, коммуналь хезмәтләр өчен түли, рецептлар ала. Кайчакта җиң сызганып, пенсионерларга хуҗалык эшләрендә дә булышырга өлгерә. Шулай ук өлкәннәр йортына урнаштыру өчен документлар җыю да аның өстендә.
Моннан тыш, Ирина Евгеньевна районда халыкны социаль яклау буенча үткәрелгән барлык чараларда - проектларда, хәйрия марафоннарында һәрвакыт актив катнаша. Пенсияләр вакытында түләнмичә тоткарланган елларда аеруча кыен була. Халык зарын күп ишетергә туры килгән, ләкин ничек кенә булмасын, ул хәлне сабыр гына аңлатып бирә белә. Кирәк булганда тиешле мәгълүматларны табып ярдәм итә. Шуның өстенә бу еллар эчендә күп тапкырлар тикшерүләр белән район авылларына чыгарга туры килә... Ирина Евгеньевна барыбер оптимист рухлы кеше, нинди генә хәл килеп чыкса да, ул шаян, тапкыр сүзе белән киеренкелекне киметә белә. Хезмәттәшләре, таныш-белешләре дә киңәш сорап аның янына киләләр. Ул барысына да хәленнән килгәнчә ярдәм итәргә тырыша. Төп эшеннән башка Ирина Евгеньевна гөлләр үстерергә ярата һәм бу хакта хезмәттәшләренә сәгатьләр буе сөйләргә әзер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бүләк