Җәмгыять
Катгый контрольгә алынды
Район прокуратурасында хокук саклау органнарының координация киңәшмәсе булды. Биредә коррупциягә кагылышлы җинаятьләрьне кисәтү, аларны ачыклау чараларының нәтиҗәлелеген арттыру мәсьәләләре тикшерелде.
Район прокуроры Дамир Яфизов үз чыгышында билгеләп үткәнчә, узган ел коррупциягә каршы закон бозуларны бетерү максатында 97 прокурор тикшерүе үткәрелде, алар буенча 45 карар кабул ителде, җаваплы 45 кеше дисциплинар...
Район прокуратурасында хокук саклау органнарының координация киңәшмәсе булды. Биредә коррупциягә кагылышлы җинаятьләрьне кисәтү, аларны ачыклау чараларының нәтиҗәлелеген арттыру мәсьәләләре тикшерелде.
Район прокуроры Дамир Яфизов үз чыгышында билгеләп үткәнчә, узган ел коррупциягә каршы закон бозуларны бетерү максатында 97 прокурор тикшерүе үткәрелде, алар буенча 45 карар кабул ителде, җаваплы 45 кеше дисциплинар җаваплылыкка тартылды. Районның өч кешесе административ җавапка тартылды. Шул исәптән федераль законнарның үзгәрүе нәтиҗәсендә муниципаль контрольне тормышка ашыру буенча авыл җирлекләренең 16 административ регламенты кире кагылды.
2014 елда суд тарафыннан ришвәт бирергә маташу һәм үзидарә органы башлыгының үз вәкаләтләреннән файдалану буенча ике җинаять эше каралды.
Башкарылган эшләр турында доклад белән шулай ук Россия Эчке эшләр министрлыгының Спас районы бүлеге җитәкчесе Алексей Судариков, район башлыгының коррупциягә каршы тору буенча ярдәмчесе Евгений Купоросов чыгыш ясады.
Киңәшмәдә Нурлат регионара тикшерү бүлеге җитәкчесе Руслан Харитонов чыгыш ясады, коррупцион җинаятьләрне ачыклау һәм тикшерү эшнең, хокук саклау һәм контроль органнарының ныклы элемтәсен оештыру кирәклегенә басым ясады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев