Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Болгарда яшәүче бурычлары аркасында аздан гына ялсыз калмаган

Аның инде самолетка билетлары алынган булган.

Болгарда яшәүче 42 яшьлек ир-ат бурычлары аркасында аздан гына ялсыз калып тормаган. Кредит буенча бурычлары 82 мең сум тәшкил иткән. Бу хакта РТ суд приставларының матбугат хезмәте хәбәр итте.

Ир-ат инде чит илгә очу өчен самолетка билетлап сатып алган булган. Шул чакта аның белән суд приставлары бәйләнешкә кереп, кредит буенча бурчлары булуы турында хәбәр иткәннәр. Ә закон нигезендә, кредит яки салымнар буенча бурычлары булучылар чит илгә чыга алмый.

Нәтиҗәдә, ялсыз калмас өчен, Спас районы кешесе бурычын тулысынча каплаган.

ТР буенча Суд приставларының Федераль хезмәте тагын бер кат кисәтә – чит илгә китәргә җыенган очракта, салым һәм кредитар буенча бурычларның булу-булмавын тикшерегез. Моны ведомстовның рәсми сайтында эшләргә мөмкин.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев