Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Болгарда яшәүче 90 яшьлек әбигә тизлек арттырган өчен ун штраф китергәннәр

Штрафларның гомуми суммасы биш мең сум тәшкил иткән.

Болгарда яшәүче 90 яшьлек әбигә тизлекне арттырган өчен штрафларны вакытында түләмәгән өчен административ эш ачканнар.

Эш судта тикшерелә башлагач, машинаны әбисенең исеменә оныгы рәсмиләштергән, тизлек режимын да даими рәвештә ул бозган булып чыга.  

Штрафларның гомуми суммасы биш мең сум тәшкил итә, аларны вакытында түләмәгән өчен, бу сумма икеләтә арттырыла.

Мондый хәлләргә тарымас өчен, суд транспорт чараларын аларны йөртүчеләр исеменә рәсмиләштерергә яки даими кагыйдә бозучы балаларга машинаны бирмәскә киңәш итә.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев