Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Уңышлары белән котладылар

Салымнар һәм җыемнар буенча "Линия жизни" Бөтенроссия конкурсында катнашып, тармак технологияләре техникумыннан бер төркем студентлар икенче дәрәҗә дипломга ия булдылар. Булачак бухгалтерлар Марина Шалашова, Ирина Баринова, Полина Фирсова, Рамилә Мортазина һәм Ксения Филиппова укытучы Юлия Маргарян җитәкчелегендә берничә көн буе утыз биремнән артык торган конкурс эше башкардылар. Аларның тырышлыгы юкка...

Салымнар һәм җыемнар буенча "Линия жизни" Бөтенроссия конкурсында катнашып, тармак технологияләре техникумыннан бер төркем студентлар икенче дәрәҗә дипломга ия булдылар.
Булачак бухгалтерлар Марина Шалашова, Ирина Баринова, Полина Фирсова, Рамилә Мортазина һәм Ксения Филиппова укытучы Юлия Маргарян җитәкчелегендә берничә көн буе утыз биремнән артык торган конкурс эше башкардылар. Аларның тырышлыгы юкка булмады, моннан тыш кызлар конкурсларда катнашу тәҗрибәсе дә алдылар. Аларны бу җиңүләре белән иптәшләре һәм укытучылар чын күңелдән котладылар.
Сәламәтлек - беренче урында
"Спорт - зыянлы гадәтләргә альтернатива!" Бөтенроссия акциясенә Кузнечиха мәктәбе укучылары да актив кушылдылар.
Акция кысаларында шактый чаралар үткәрелде. Алар арасында "Здоровье в порядке, спасибо зарядке!" тематик атнасы, "Безнең сәламәтлек - безнең кулларда" стена газетасын чыгару, төрле спорт ярышлары булды. Мәсәлән, күпләр бадминтон буенча мәктәп ярышларын кызыксынып күзәттеләр. Нарек Григорян, Дарья Терехина, Роман Липатов, Юлия Шлякова иң яхшы уенчы дип табылдылар.
Ә волейбол буенча дусларча очрашуда хуҗалар, Антоновка һәм Урта Йорткүл мәктәбе командалары катнашты. Кызлар арасында да, егетләр арасында да Антоновка командалары җиңде.
Моннан тыш, спорт һәм сәламәт яшәү рәвешенә багышланган иң яхшы эссе, шигырь язу, рәсем ясау буенча игълан ителгән конкурсларда укучылар үз сәләтләрен тулысынча күрсәтергә тырышалар.
Укырга беркайчан соң түгел...
Шәһәрдәге 1нче урта мәктәп базасында белем бирү системасын модернизацияләү буенча Сингапур проектын тормышка ашыру кысаларында методик коучинг, икенче төрле әйткәндә, тренинг уздырылды.
Аны Сингапурның "Eduсare" компаниясе тренеры Уан Чин һәм Татарстанның белем бирүне үстерү институты профессоры Лилия Хәсәнова үткәрде.
Коучинг барышында биш ачык дәрес оештырылды, дәресләрне Анисья Коновалова (рус теле, 2 класс), Марина Павлова (физика, 8 класс), Наталья Авдеева (биология, 7 класс), Татьяна Козлова (математика, 4 класс) Татьяна Тужилкина (җәмгыять белеме, 8 класс) алып барды. Һөнәри белем бирү берләшмәсе утырышы, дәресләрдә яңа ысуллар куллану уңаеннан мәктәпнең укыту процессында күзәтелгән үзгәрешләр турында фильм карау, тиешле документлар әзерләү -- болар барысы да тренинг программасына кертелгән иде. Мәктәп коллективының эше турында Уан Чин болай язган: "Минем бу мәктәпкә өченче тапкыр килүем. Белем бирү структураларын куллануда шактый уңышларга ирешүләрен күрдем. Укытучылар балаларда фикерләү сәләтен үстерүгә ярдәм итүче ысуллардан оста файдаланалар. Яңа юнәлештә эшләп, укытучыларның күп нәрсәләргә ирешәчәкләренә ышанам..."
Кешеләрне кабул итәчәк
Район халкының хезмәт хакына кагылган сорауларына тиздән Федераль законнарны башкару буенча күзәтчелек Идарәсе җитәкчесе Модест Фатыйхов җавап бирәчәк.
Ул халыкны агымдагы елның 25 ноябрендә, 14 сәгатьтән 17 сәгатькә кадәр, Спас районы прокуратурасы бинасында (Горький урамы, 16) кабул итәчәк.
Кабул итүгә 8-(84347) 3-00-42, 3-09-42 телефоннары буенча язылырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев