Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Туган телгә багышлап

Көек төп мәктәбе базасында күптән түгел Халыкара туган тел көненә багышланган "И, минем туган телем!" дигән чара үткәрелде. Чарага Тукай, Бураково, Куралово һәм Әҗмәр мәктәбе укучылары чакырылды. Бәйрәмдә үзләре иҗат иткән шигырьне зәвыклы сөйләп биргән укучыларга мәгариф бүлеге дипломнары тапшырылды. Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институтының...

Көек төп мәктәбе базасында күптән түгел Халыкара туган тел көненә багышланган "И, минем туган телем!" дигән чара үткәрелде.
Чарага Тукай, Бураково, Куралово һәм Әҗмәр мәктәбе укучылары чакырылды. Бәйрәмдә үзләре иҗат иткән шигырьне зәвыклы сөйләп биргән укучыларга мәгариф бүлеге дипломнары тапшырылды. Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институтының фәнни секретаре Альбина Гайнетдинова югалып барган телләр турында доклад ясады.
Ә Халыкара туган телләр көненең быел унбишенче тапкыр билгеләп үтелүен 2нче мәктәп укучылары иртәнге радиотапшырудан белделәр. Мәктәп китапханәсендә "Белемле булыйк" дигән күргәзмә оештырылды.
Башлангыч класс укучылары рус теленнән конкурслар, уеннар һәм викториналарда катнаштылар. Урта һәм өлкән классларда үткән класс сәгатьләрендә телнең чисталыгы турында фикер алышу булды.
Бу көнне шулай ук үзәк китапханә һәм музей-тыюлык вәкилләре белән дә очрашулар үткәрелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев