Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Съезд эшендә катнаштылар

Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советының VI съезды эшендә безнең район делегациясе дә катнашты. Аның составына район башлыгы урынбасары Мансур Гыйматдинов, башкарма комитет җитәкчесе Сергей Тюнёв, шәһәр һәм авыл җирлеге башлыклары керде. Съезд муниципаль властьлар алдында торган проблемаларны тикшерде, үз чыгышларында бу мәсьәләләрне ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, республика муниципаль берәмлекләр Советы...

Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советының VI съезды эшендә безнең район делегациясе дә катнашты.
Аның составына район башлыгы урынбасары Мансур Гыйматдинов, башкарма комитет җитәкчесе Сергей Тюнёв, шәһәр һәм авыл җирлеге башлыклары керде. Съезд муниципаль властьлар алдында торган проблемаларны тикшерде, үз чыгышларында бу мәсьәләләрне ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, республика муниципаль берәмлекләр Советы рәисе Минсәгыйт Шакиров, кайбер муниципалитет башлыклары күтәрде. Аерым алганда, монда төзекләндерү мәсьәләләре, авыл юлларының торышы, кадрлар хәзерләү, сөт сату бәяләре һәм башка проблемалар турында сүз барды. Бу проблемалар һәркемнең тормышына кагыла, шуңа күрә соңга калмыйча, комплекслы хәл ителергә тиеш. Муниципаль берәмлекләрнең бу эштә тәэсире көчле, шуңа күрә аларның җаваплылыгы да икеләтә арта.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев