Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

"Новая жизнь" ("Яңа тормыш") газетасы "Үлемсез полк" йөрешен игълан итә

Спаслылар үз геройлары турында сөйли алалар.

Еллар үткән саен, Бөек Ватан сугышында катнашучылар, тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балалары азая бара. Күптән түгел Спас районында Бөек Ватан сугышында катнашкан соңгы ветеран – Зиннәтулла Гыйззәтуллин вафат булды.  Солдатлар мәңгелеккә китә. Аз гына вакыт узгач, балаларыбыз аларны Җиңү Парадында күрә алмаячак. Хәзер безгә илгә тынычлык алып килгән геройларны искә алырга гына кала. Россиядә берничә ел элек игълан ителгән «Үлемсез полк» акциясе нәкъ менә шушы идеяне үз эченә ала. Узган ел безнең газета битләрендә "Үлемсез полк" йөрешен игълан иткән иде инде. Быел сезне  кабат әлеге акциягә кушылырга чакырабыз. Шәһәр һәм авыл урамнарын узган кебек, батыр якташларыбыз газета битләреннән дә уза алсыннар иде.

Акциядә катнашу өчен Бөек Ватан сугышында катнашкан туганнарыгызның фотоларын һәм алар турында кечкенә генә язмаларны безгә җибәрә аласыз. Ә без аларны газета битләрендә, шулай ук spas-rt.ru сайтында  һәм социаль челтәрләрдә бастырачакбыз. Рубрика 22 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Фото һәм язмаларны редакциянең үзенә китерергә, bolgar_live@tatmedia.com электрон почтасына яки  WhatsApp аша +79274121450 номерына яки гади хат белән 422840, Спас районы, Болгар шәһәре, Х. Шеронов ур., 23А адресы буенча җибәрергә була.

Сүз уңаеннан, быел "Үлемсез полк" йөреше гадәти форматта узачак. Болгарда ул Лихачев урамыннан башлана ("Казан обводы" һәйкәле).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев