9 майда Болгарның кайбер урамнары буенча хәрәкәт чикләнә
Яңалыклар

9 майда Болгарның кайбер урамнары буенча хәрәкәт чикләнә

Чикләү “Үлемсез полк” йөреше сәбәпле кертелә.

2022 елның 9 маенда “Үлемсез полк” йөрешен уздыру сәбәпле 8.00дән 10.00 га кадәр Болгарның кайбер урамнарында транспорт йөрү чикләнә:

Лихачев урамы – «Казан каймасы» билгесеннән Ленин урамына кадәр; 

Ленин урамы – Лихачев урамыннан Хирург Шеронов урамына кадәр; 

Хирург Шеронов урамы – Ленин урамыннан Пионер урамына кадәр.

Колонна узганда Ленин һәм Хирург Шеронов урамнарында барлык юл чатлары ябыла.

Болгар шәһәре башкарма комитеты халыктан сак булырга һәм башка маршрутны алдан сайларга үтенә.

Фото - архив.


Нет комментариев