Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Мөһим мәсьәләләр тикшерелде

Агымдагы елның беренче көннәрендә безнең районның "Болгар Арыш" җәмгыяте объектларында үткән күчмә киңәшмәдә Мәскәү шәһәренең Метро төзелеше һәм транспорт инфраструктурасы департаменты җитәкчесе урынбасары Владимир Швецов катнашты. Киңәшмәдә катнашучылар Пичкас сөт кабул итү пунктындагы рекострукциянең барышы белән таныштылар, хәзерге вакытта ул сыр ясау цехы итеп үзгәртелә. Көек, Вожи, Ким, Трактор авылларындагы...

Агымдагы елның беренче көннәрендә безнең районның "Болгар Арыш" җәмгыяте объектларында үткән күчмә киңәшмәдә Мәскәү шәһәренең Метро төзелеше һәм транспорт инфраструктурасы департаменты җитәкчесе урынбасары Владимир Швецов катнашты.
Киңәшмәдә катнашучылар Пичкас сөт кабул итү пунктындагы рекострукциянең барышы белән таныштылар, хәзерге вакытта ул сыр ясау цехы итеп үзгәртелә. Көек, Вожи, Ким, Трактор авылларындагы фермаларда булып, ит һәм сөт продукциясен җитештерүне арттыруга кагылган мәсьәләләр буенча фикер алыштылар. Икмәк кабул итү пункты территориясендә төзелә торган цех, машина-трактор станциясе дә игътибардан читтә калмады. Киңәшмәдә сүз шулай ук техниканы язгы кыр эшләренә әзерләү турында барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев