Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Яшь футболчылар ышанычны акладылар

Якташыбыз, тулы Дан орденнары кавалеры Павел Алексеевич Карпов истәлегенә үткәрелгән турнирда безнең яшь футболчыларыбыз үзләренең бердәмлекләрен, җиңүгә омтылышларын күрсәтә алдылар.

Олег Пахомов
Бу традицион ярышлар инде сигезенче ел рәттән үткәрелә. Яшь футболчылар, булачак Ватан сакчылары безнең районда иң көчле команданы ачыклау өчен генә түгел, ә сугыш батыры истәлеген тагын бер кат күңелләрдә яңарту өчен җыелалар. Запастагы өлкән сержант Павел Карпов данлы сугыш юлы үткән.
Калинин, Сталинград, Балтыйк буе һәм 3нче Белоруссия фронтлары составында ул Көнчыгыш Пруссиягә кадәр барып җиткән. Аның хәрби расчеты дистәләгән фашист танкларын һәм бронетехникасын юк иткән.
Сугыштан соң ул актив хезмәт һәм җәмәгать эшчәнлеге алып бара, үсеп килүче буынга хәрби-патриотик тәрбия бирүдә актив катнаша. Павел Алексеевич үз истәлегенә үткәрелгән беренче турнирларны карый алды. Аның күз алдында япь-яшь малайлар үзләрен чын батырлар итеп күрсәттеләр.
Быелгы турнир вакыйгаларга бай булды. Ярышның оештыручысы һәм иганәчесе - "Спас" шәхси сак предприятиесе, узган еллардагы кебек үк, егетләрне спорт үрләрен яуларга җәлеп итәргә тырышты. Җиңүчеләргә бүләк итеп геройның сурәте уелган кубоклар, истәлек грамоталары һәм дипломнар хәзерләп куелган иде. Иң яхшы уенчыларга махсус призлар әзерләнде. Предприятие җитәкчесе Александр Клещев сүзләренә караганда, бүгенге көндә һәр укучыга үзенең иң яхшы сыйфатларын күрсәтү мөмкинлеге бирелгән, алардан файдалана гына белергә, яшьтән үк җиңүгә омтылу, теләсә нинди авырлыклар алдында да каушап калмау кебек сыйфатларны тәрбияләргә кирәк.
Бу юлы безнең спортчылар янына кунакка Лаеш һәм Әлки районнарыннан, Иске Майна район үзәгеннән һәм Матвеевка авылыннан 2000 елда һәм аннан соң туган малайлардан торган җыелма командалар килде. Алар барысы да ике төркемгә бүленделәр, җиңүчеләр шунда ук беренче урын өчен уенда катнаштылар, ә икенче урынны алучылар ярышның өченче урынга чыккан командасын көрәшкә чакырдылар.
Безнең егетләр Иске Майна һәм Матвеевка командалары белән бер төркемгә эләктеләр. Соңгы команда мондый ярышларда беренче тапкыр гына катнашканлыктан, тәҗрибәле көндәшләренә каршы тору авыр булды. Шуңа күрә ике команда да аларны җиңеп, бер-берсе белән очраштылар. Финалга чыгу өчен уенда безнең егетләр Иске Майна футболчыларын 8:3 исәбе белән җиңделәр. Көндәшләре капкасына биш тупны - Кирилл Королев, өч тупны Никита Никифоров кертте. Тагын бер төркемдә Әлки командасы Лаештан килгән яшьтәшләрен 2:1 исәбе белән җиңделәр.
Нәтиҗәдә беренче урын өчен көрәштә безнең командага Базарлы Матактан килгән тәҗрибәле футболчылар каршы торды. Ләкин безнең спортчылар инициативаны бик тиз үз кулларына алдылар. Көндәшләре капкасына тупларны Кирилл Королев, Инель Гыйбадуллин, Антон Лукашин һәм Никита Никифоров кертте. Моңа җавап итеп, Александр Молчанов саклаган капкага көндәшләре бер генә туп керә алды. Уен 4:1 исәбе белән тәмамланды һәм безнең егетләр турнирда җиңеп чыктылар. Бу уңышка Олег Ильясов, Сергей Сигов, Илья Морюхов, Геннадий Шеронов һәм Иван Герасимов та үз өлешләрен керттеләр. Икенче урынны Әлки командасы алды. Өченче урын өчен көрәштә Иске Майна командасы Лаеш футболчыларын җиңде.
Командаларга бүләкләр тапшырылды. Иң яхшы капкачы дип табылган Базарлы Матактан Руслан Галиевка, Иске Майнадан иң яхшы сакчы Николай Давыдовка, шулай ук иң яхшы һөҗүмче һәм бомбардир дип табылган безнең команда уенчысы Никита Никифоровка махсус бүләкләр тапшырылды.
Кунаклар турнирны яхшы итеп оештырган өчен зур рәхмәт белдерделәр, ул футбол уенында осталыкны тагын да камилләштерергә ярдәм итәчәк. Бу очрашулар киләсе елларда да үткәрелер дигән ышаныч белдерделәр.
Рәсемнәрдә: безнең команда - ярышта җиңүче; турнирның мактаулы призлары.
Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев