Болгар ислам академиясе студентлары тавыш бирүдә катнашты
Җәмгыять

Болгар ислам академиясе студентлары тавыш бирүдә катнашты

Булачак дин белгечләре ил тормышында шәхси катнашуның мөһимлеген билгеләп үтте.

Тавыш бирү көннәрендә Болгар ислам академиясе студентлары Болгардагы сайлау участогына килде. Студентлар актив гражданлык позициясе үрнәге күрсәтте.

Яшьләр өчен сайлаулар – бюллетеньдәге «тамга» гына түгел. Бу – аңлы адым һәм Россиянең киләчәгенә шәхсән йогынты ясау, җәмгыять үсешенә үз өлешеңне кертү мөмкинлеге.Студенты Болгарской исламской академии приняли участие в выборах депутатов Госдумы

Академия студентлары дингә ышану үз илеңә мәхәббәт һәм кешеләр турында кайгырту белән аерылгысыз бәйле икәнлегенә ышана.

– Тавыш бирү – һәр аңлы гражданинның бурычы. Исламда Ватанга мәхәббәт һәм уртак игелеккә омтылыш иң мөһим кыйммәтләр дип санала, – дип фикерләре белән уртаклаша студентлар. – Безнең өчен бары тик дин белеме традицияләрен саклаучылар гына түгел, ә җәмгыятебез тормышында актив, битараф булмаган катнашучылар булу да мөһим.

Сайлауларда катнашу хәзерге заман дини эшлеклеләре – социаль яктан җаваплы кешеләр икәнлеген тагын бер тапкыр раслый. Алар ил иминлеге, аның икътисады һәм мәдәнияте һәрберебезнең битараф булмавына һәм шәхси өлешенә бәйле икәнен аңлый.
 


Нет комментариев