Октябрьдә 95 яшь тулачак Тамара Стрелова тормышында бер генә сайлауны да калдырмаган.
Тыл хезмәтчәне Тамара Федоровна Стрелова Дәүләт Думасы депутатларын сайлауда тавыш бирүдә катнашты. Октябрьдә аңа 95 яшь тулачак, ләкин ул һаман да гражданлык җаваплылыгы үрнәге булып кала – гомере буе Тамара Федоровна бер генә сайлауны да калдырмаган.
– Мәктәпкә кияргә нәрсә юк иде, шуңа күрә укымадым. Кышын шундый салкыннар торды, ә безнең аяк киеменнән бары тик чабата гына иде. Иртә эшли башладым – сугыш иде бит. Әнигә авыр булды, чөнки әти фронтта һәлак булды. Хәзер дә яшьләр һәлак була. Шуңа күрә мин тынычлык өчен тавыш бирәм. Барысы да тизрәк бетсен иде. Барлык ир-атлар исән-сау өйләренә кайтсын иде, – ди Тамара Федоровна.
Аның сүзләре – авыр балачак турындагы истәлек кенә түгел, ә тынычлыкны кадерләргә һәм аңлы сайлау ясарга кирәклеге турындагы искәртү.
Нет комментариев