Катнашучыларга әбиләре белән уртак фотоларын җибәрергә һәм аларның тарихларын сөйләргә тәкъдим ителә.
Проект герое булып авыл укытучысы, берничә буын укучы тәрбияләгән кеше, еллар буе бөтен гаиләләр мөрәҗәгать иткән табиб яки шәфкать туташы, хезмәтчән, күп балалы ана яки зур гаилә үстергән әби була ала.
Катнашу өчен бүләкләр яки күренекле казанышлар кирәкми. Оештыручылар һәр җәй балалары һәм оныклары кайта торган, бәлешләрен бөтен гаилә хәтерләгән, гаилә фоторәсемнәрен, традицияләрен һәм берничә буын тарихын саклаучы әбиләр турында да сөйләргә тели.
Җибәрелгән материаллардан республиканың төрле шәһәрләреннән һәм районнарыннан гаилә тарихларын берләштерәчәк «Татарстан әбиләре картасы»н төзергә планлаштыралар.
Катнашу өчен әби белән уртак фото сайларга, Татарстанның шәһәрен яки районын күрсәтергә һәм аның турында кыскача сөйләргә кирәк. Фото һәм тарихны «Я приду» проекты сайтына кертергә яки ТАТМЕДИА редакциясенә җибәрергә мөмкин.
Акция «Я приду» фильмы сюжеты белән бәйле – картина герое 16 яшьлек Тимофей әбисен эзләп сәяхәткә чыга. Фильм 8 октябрьдә бөтенроссия прокатына чыгачак.
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев