Татарстанда студент кызларга декрет түләүләрен ничек алырга
Җәмгыять

Татарстанда студент кызларга декрет түләүләрен ничек алырга

Ел башыннан 800дән артык көндезге бүлек студенты йөклелек буенча пособиегә гариза биргән инде.

2026 ел башыннан Татарстаннның югары уку йортларында һәм көллиятләрдә көндезге бүлектә укучы 802дән артык студент кыз йөклелек һәм бала табу буенча пособие алу өчен мөрәҗәгать итте. Бу түләүләрне Россия Социаль фондының җирле бүлеге билгели. Пособие күләме төбәктәге яшәү минимумына бәйле – хәзер бу аена 17 547 сум.

Булачак ана алачак сумма декрет ялының ничә көн дәвам итүенә бәйле. Стандарт 140 көн булганда түләү 81 886 сум тәшкил итәчәк. Әгәр бала табу катлаулылыклар белән узса һәм больничный 156 көнгә кадәр озайтылса, сумма 91 244 сумга кадәр артачак. Игезәк яки өч бала туу очрагында ял 194 көн дәвам итә, һәм пособие 113 470 сумга җитә.

Төбәк СФР бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин аңлатуынча, рәсмиләштерү өчен ике документ кирәк: хатын-кыз консультациясеннән эшкә яраксызлык вакыты турында белешмә һәм уку йортыннан көндезге уку формасын раслаучы белешмә. Гаризаны йөклелекнең 30 нчы атнасыннан соң гына бирергә мөмкин, ә игезәк көтелсә – 28нче атнадан.

Моны «Дәүләт хезмәтләре» порталы аша онлайн, теләсә кайсы КФҮдә яки Казанда СФР бүлегенең клиент хезмәтендә шәхсән эшләргә була. Кызларга рәсмиләштерүне сузмас өчен белешмәләр турында алдан кайгыртырга киңәш ителә. Түләү түләүле яки бюджет бүлеге булуына карамастан, көндезге бүлектә укучы барлык студент кызларга тиеш. Акчалар документлар тапшырганнан соң ун эш көне эчендә «Мир» картасына күчерелә.

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Нет комментариев