Болгар ислам академиясендә «Болгар мәдәниятләр диалогы» җәйге мәктәбе башланды
Җәмгыять

Болгар ислам академиясендә «Болгар мәдәниятләр диалогы» җәйге мәктәбе башланды

Төрле төбәкләрдән һәм илләрдән килгән катнашучылар динара татулык өлкәсендә социаль проектлар өстендә эшли.

Болгар ислам академиясендә «Болгар мәдәниятләр диалогы» IX Халыкара җәйге мәктәбенә старт бирелде. Оештыручылар булып академия һәм «Россия – Ислам дөньясы» стратегик күзаллау төркеме чыгыш ясый. 24 августтан 28 августка кадәр Россиянең төрле почмакларыннан, шулай ук якын һәм ерак чит илләрдән килгән катнашучылар акселерацион программа уза. Аның бурычы – гражданлык инициативалары авторларына үз идеяләрен тулы кыйммәтле проектлар итеп рәсмиләштерергә ярдәм итү, алар киләчәктә грант ярдәменә дәгъва итә алачак.

Болгар ислам академиясендә «Болгар мәдәниятләр диалогы» җәйге мәктәбе башландыМәктәпнең ачылышы Болгарның тарихи мирасына багышланган түгәрәк өстәл белән билгеләнде. Чара күренекле археолог Фаяз Хуҗин истәлегенә узды. Галимнәр, хакимият вәкилләре һәм мәдәният эшлеклеләре аның төбәкнең борынгы тарихын өйрәнүгә керткән өлеше турында сөйләде. Дини берләшмәләр белән үзара хезмәттәшлек идарәсен тәкъдим итүче Әскәр Гатин нәкъ менә Хуҗинның Идел буе Болгарының ислам кабул итү тарихын Алмыш хан шәхесе белән бәйләп, аңа игътибар юнәлтүен искәртте.

“Болгар – диалог өчен уникаль мәйданчык. Нәкъ менә монда 922 елда исламның дәүләт дине буларак кабул ителә, ә территориянең үзенең гасырлар дәвамында халыклар һәм мәдәниятләр очрашу урыны булып хезмәт итә. Ә мәктәптә катнашучылар – үз үзенчәлеген сакларга әзер, шул ук вакытта башка традицияләрне хөрмәт итүче һәм уртак максатлар табучы кешеләр” – дип билгеләп үтте академия ректоры Фәрхәт Хөснетдинов.

Катнашучыларга Спас районы башлыгы Роман Исланов та мөрәҗәгать итте. Ул оештыручыларга мәдәни мирасны саклаулары өчен рәхмәт белдерде һәм мондый проектларның төрле милләт һәм дин кешеләре арасындагы бәйләнешләрне ныгытуын билгеләп үтте.

Мәктәп программасы динара диалог буенча теоретик дәресләрне, халыкларның үзара хезмәттәшлегенең тарихи мисалларын тикшерүне, социаль проектлау буенча практикумнарны һәм остаз озатуын үз эченә ала. Интенсив әзерләнгән инициативаларны яклау белән тәмамланачак. Әскәр Гатин билгеләп үткәнчә, мәктәпнең яңартылган форматы һәр катнашучы гамәлгә ашырырга әзер проект белән китә алсын өчен гамәли нәтиҗәләргә басым ясый.
 

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Нет комментариев