Спас районыннан хәрби операциядә катнашучы бер үк көнне гаилә корды һәм тавыш бирде
Җәмгыять

Спас районыннан хәрби операциядә катнашучы бер үк көнне гаилә корды һәм тавыш бирде

Ранис һәм Полина Сираҗиевлар өйләнешкән көнне үзләренең беренче гаилә сайлавын ясады.

Спас районының Куралово авылында бүген берьюлы ике мөһим вакыйга булды: Ранис һәм Полина Сираҗиевлар никахлашты һәм Дәүләт Думасы депутатларын сайлауда тавыш бирүдә катнашты. Ранис – махсус хәрби операциядә катнашучы, хәзер ул өйдә кыска вакытлы ялда.

Тантана алдыннан яшьләр сайлау участогына килеп, үз сайлауларын ясады.

– Без тынычлыкта һәм иминлектә яшәргә телибез. Балаларыбыз тыныч күк астында үссен, борчулар һәм куркулар булмасын иде. Шуңа күрә бүген без монда бергә үз тавышыбызны бирәбез. Бу безнең өчен дә, илебез өчен дә мөһим, – диде Сираҗиевлар.

Яшьләрне котлап, истәлекле бүләк тапшырдылар. Ранис һәм Полина билгеләп үткәнчә, бу көн аларның исендә мәңге сакланачак.


Нет комментариев