Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Футболчыларыбыз уңышы

Тренер Владимир Постников шәкертләре мини-футбол буенча Татарстан беренчелегенә зурлар арасында үткәрелгән зона ярышларының беренче этабында җиңүгә ирештеләр.

Олек ПАХОМОВ.
"НЖ".
Безнең команда уенчылары күбесенчә мәктәп укучыларыннан тора, шуңа күрә аларны олырак яшьтәге уенчылар исемлегенә кертеп булмый. Шуңа да карамастан, Денис Аникин, Эдуард Малыгин, Евгений Земсков һәм Сергей Герасимов оста уенчылар буларак танылырга өлгерде.
Командага тагын Максим Баранов, Богдан Стрелков һәм Дмитрий Кузнецов та керә. Республиканың иң яхшылардан саналган командалары да аларга каршы тора алмый. Моны алар декабрь аенда кечерәк шәһәрләр һәм авыл районнары арасында республика Кубогына уздырылган финал турниры барышында тагын бер кат расладылар. Ул вакытта безгә кунакка яхшы әзерләнгән сигез команда килде. Монда шунысын да әйтергә кирәк, әлеге командаларда Россиянең профессиональ лигаларында катнашып зур тәҗрибә туплаган уенчылар да бар иде.Бу беренче чиратта Шәмәрдән, Байлар Сабасы һәм Әлмәт спортчыларына кагыла.
Баштагы этапта әлмәтлеләр белән уздырылган беренче уенда безнең футболчылар көндәшләренә 1:4 исәбенә оттырды (безнең яктан бер тупны Богдан Стрелков кертте). Ә инде икенче уенда алар сабалыларга чын уен күрсәттеләр. Иптәшләрчә очрашуның соңгы минутларына кадәр стадионда зур киеренкелек сизелеп торды. Безнең футболчылар үзләренең нәрсәгә сәләтле булуын янә бер кат ачык күрсәттеләр: ике тупны Евгений Земсков, тагын икене - Эдуард Малыгин кертте. Тик матч тәмамланырга бераз вакыт калып барганда көндәшләр исәпне 4:4 итеп тигезләүгә ирештеләр.
Баштагы этапта бер очко да югалтмаган Лаеш районы футболчылары белән дә уен шактый киеренке шартларда узды. Киләсе этапка чыгу өчен безнең командага ничек тә булса җиңәргә кирәк иде. Максим Баранов белән Евгений Земсков ике туп керткәннән соң алга да чыктылар.
Әмма лаешлылар исәпне 2:2 итеп тигезләүгә иреште. Соңгы матчта аксубайлыларны 3:0 исәбенә отканнан соң безнең команда үз төркемендә өченче урынны алды. Ярымфиналга чыгу өчен нибары берничә очко гына җитмәде.
Турнир тәмамланганнан соң спорт сөючеләрнең күбесеннән, бездә әлегә кадәр мондый дәрәҗәдәге уеннарның булганы юк иде, җанатарлар рәхәтләнеп ял итә-итә, уенчыларга көч биреп торды, дигән сүзләрне ишетергә туры килде. Турнир нәтиҗәләреннән күренгәнчә, Болгардагы яшь футбол командасының якын киләчәктә республика районнарындагы көчле көндәшләрен ота алу мөмкинлеге бар. "Олимп" комплексында авыл командалары арасында Татарстан беренчелегенә үткәрелгән зона турнирының беренче этабы да моны ачык күрсәтте.
Беренче уенда безнең команда (матчта Максим Баранов белән Сергей Герасимов катнашмады) аксубайлыларга каршы ышанычлы уйнады. Дмитрий Кузнецов белән Эдуард Малыгин ике туп керткәннән соң аксубайлылар безнең капкага җавап тубы кертте. Аннары Андрей Пашагин исәпне тагын бер очкога арттырды. Кызганыч, җиңүгә вакытыннан алда өметләнгәнгә күрәме икән, көндәшләренә исәпне тигезләү мөмкинлеге тудырдылар. Уен 3:3 исәбенә тәмамланды.
Икенче уенда Алексеевск командасы белән очраштылар. Моңарчы алар аксубайлыларны 9:2 исәбенә тар-мар иткән иде. Эдуард Малыгин, Әдел Минсафин һәм Дмитрий Кузнецов керткән туплардан соң көндәшләр бераз югалып та калды. Алар моңа җавап итеп нибары бер генә туп кертә алдылар. Бу ышанычлы җиңү безгә зона турнирының беренче баскычына күтәрелү мөмкинлеге бирде.
Озакламый безнең команда Базарлы Матакта үтәчәк ярышларның икенче этабында катнашачак. Республика беренчелегенең финалына кайсы команданың чыгачагы нәкъ менә шунда хәл ителәчәк тә инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев