Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Бер баскычка күтәрелделәр

Балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе шәкертләре өйрәнү-тренировка җыенында һәм республиканың кекусинкай каратэ лигасында яшь спортчыларның чираттагы аттестациясендә катлаулы сынаулар үтеп, спорт осталыгы рейтингында тагын бер баскычка күтәрелделәр.

Рәшит Зыятдинов,
кекусинкай каратэ буенча тренер.
Тармак технологияләре техникумының 3 курс студенты Артем Тегулев һәм беренче урта мәктәпнең җиденче класс укучысы Александр Понасенко спортта үз дәрәҗәләрен ышанычлы күтәрәләр. Тулы булмаган ике ел эчендә Артем күнегүләргә йөреп һәм төрле дәрәҗәдәге ярышларда катнашып, алты баскычка, Александр биш баскычка өскә күтәрелде. Бу юлы Артем 7 кю (сары буйлы зәңгәр билбау), Александр 8 кю (зәңгәр билбау) данына имтихан тапшырдылар.
Беренче шәһәр мәктәбеннән Алина Смоленцева, икенче мәктәптән Сергей Петров, Олег Титов, Өчкүлдән Владимир Шарлаимов, Владимир һәм Дмитрий Шероновлар, Михаил Лазутин һәм Тәлгат Хәмидуллин икенче тапкыр аттестация үтеп, кызгылт-сары билбауга ия булдылар.
1нче мәктәптән Арман Овакимян һәм Булат Галиев, 2нче мәктәптән Михаил Репьев, Өчкүлдән Никита Кокшин һәм Александр Буканов, кадет мәктәбеннән Рөстәм Гәрәев үзләрен әле беренче тапкыр сынап карадылар. Барысына да тапшырылган сертификатлар аларга карате буенча кумите өлешендә республика чемпионатында һәм беренчелегендә, безнең "Олимп" спорт комплексында 25 майда үтәчәк көрәштә ышаныч өстәргә тиеш. Бу көнне 10 яштән өлкәнрәк егетләр һәм кызлар көч сынашачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев