Көн темасы рубрикасы буенча яңалыклар
-
Татарстан Республикасы Президенты мөрәҗәгате
Хөрмәтле Ватандашлар! Россия Федерациясе Дәүләт Думасына депутатлар сайлау кампаниясе төгәлләнеп килә. Кампания барышында сайлаучылардан күп кенә тәкъдим-гозерләр кабул ителде. Сез керткән тәкъдимнәр Югары Дәүләт органнары эшендә исәпкә алынсын өчен барлык кирәкле чаралар күрелер. Республика икьтисады үсешенең югары нәтиҗәләре быелгы сайлауларга уңай җирлек тудырды. Бездә мөһим социаль-мәдәни объектлар - мәктәпләр, балалар...
-
Премьер-министр килде
Кичә Болгарга эш визиты белән Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков килде. Аны Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Фоат Вәлиев һәм район башлыгы Камил Нугаев каршы алды һәм озатып йөрделәр. Визит барышында делегация Болгардагы сәламәтлекләре чикле балалар мәктәп-интернатында, балалар скверында булды. Интернат-мәктәптә быел капиталь...
-
Стратегия төп максатны билгели
Билгеле булганча, төп күрсәткечләр буенча Татарстан әйдәп баручы төбәкләр арасына керә. Мәсәлән, тулаем региональ продукт күләме буенча республика Россия Федерациясе субъектлары арасында 6нчы, авыл хуҗалыгы производствосына инвестицияләр күләме буенча - 4нче, җитештерү һәм төзелеш буенча 5нче урынны били. Татарстан икътисад моделенең өстенлеге - инновацияләр белән оста эш итүдә. Президент Рөстәм...
-
Тәрәзәдә утлар сүнмәсен...
Узган чәршәмбедә Татар Такталы авылында яңа Мәдәният йорты ачылды. Тәлгат ҖАМАЛЕТДИНОВ Авыл кешеләр бу көнне түземсезлек белән көтеп алды. Шуңа күрә бәйрәмгә олысы да, кечесе дә теләп килгән. Совет чорында төзелгән клуб яраксыз хәлгә килгәч, авыл тормышында әһәмиятле роль уйнаучы мәдәният учагы итеп җирле мәктәпнең элеккеге бинасын яраклаштырганнар. Әмма күпме...
-
Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнехановның “Белем бәйрәме” бөтенроссия бәйрәме уңаеннан МӨРӘҖӘГАТЕ
Хөрмәтле татарстанлылар! Кадерле укытучылар! Укучыларны һәм студентларны, ата-аналарны, укытучыларны һәм тәрбиячеләрне, Татарстан Республикасы мәгариф системасы хезмәткәрләрен һәм ветераннарын чын күңелдән Белем көне һәм яңа уку елы башлану белән тәбриклим! Һәрберебезнең тормышында беренче сентябрь - дулкынландыргыч һәм истәлекле вакыйга. Ул инде күптәннән гади датадан халык бәйрәменә әверелде. Белем - кешелек дөньясының...
-
Киләчәккә ышаныч белән
Ленар Гыйниятуллин хуҗалыгы үткән атнада ук бөртекле культуралар уңышын җыеп бетерде. Барлыгы 450 гектар җир биләгән көзге арышның һәм бодайның, шулай ук сабан бодаеның һәм арпаның һәр гектарыннан уртача 28,4 центнер уңыш җыеп алганнар. Бу шактый яхшы күрсәткеч. Югары уңыш - коллективта эшләгән һәр кешенең уртак тырышлык нәтиҗәсе. Мәсәлән, Азат...
-
Урак әле бетеп җитмәгән, ләкин хәзердән үк киләсе ел уңышы турында кайгыртырга кирәк
Район басуларында бөртекле культураларны урып-җыю тәмамланып килә.
-
Алдынгы комбайнчыларга бүләкләр тапшырылды
Узган атна азагында район җитәкчелеге басуда урып-җыю эшләрендә катнашучылар янында булып, иң яхшы нәтиҗәләргә ирешүчеләргә бүләкләр тапшырды. Көнне төнгә ялгап эшләүче игенчеләрнең бераз гына ял итеп алырга тукталуыннан файдаланып, район башлыгы Камил Нугаев "Мега-370" комбайны белән 1998 тонна бөртек суктырган Илһам Шәфигуллинны ("Авангард" җәмгыяте) һәм "Дон -1500 Б" комбайны бункерыннан...
-
Айрат Хәйруллин: Иң мөһиме – икмәкне югалтуларсыз җыеп алу
6 августта ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Аксубай, Нурлат һәм Чирмешән муниципаль районнарында эш сәфәрендә булды. Аны ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов һәм РФ Дәүләт Думасы депутаты, РФ Дәүләт Думасының Аграр мәсьәләләр комитеты рәисенең Беренче урынбасары Айрат Хәйруллин озата йөрде. «Икмәккә бәяләр сакланып калырга тиеш» Дәүләт Думасында авыл...
-
Никольск басуларында уракның кызган чагы
Көннәрнең эссе торуыннан файдаланып, Никольскидагы Андрей Синицин крестьян (фермер) хуҗалыгы игенчеләре урып-җыюны кыска вакыт эчендә төгәлләргә тырышалар. Тәлгат Җамалетдинов Никольскида бу җәйдә кызу көннәр яшенле җылы яңгырлар белән аралашып барды, шунлыктан туфракта дым да җитәрлек булды. Һава шартларының уңай булуы һәм вакытында үткәрелгән агротехника чаралары нәтиҗәсендә басулар мул уңыш бирде....
-
Ашлык язмышы – ышанычлы кулларда
Татарстан Республикасы үзен туклану продуктлары белән тулысынча тәэмин итүче алдынгы төбәкләрнең берсе санала. Республикада минималь азык-төлек кәрҗине бәясе Россия буенча алганда иң арзаны. Агропромышленность комплексының югары җитештерүчәнлеге һәм тотрыклы үсә баруы - авылга инвестицияләр җәлеп итүгә, яңа технологияләр кертүгә, хуҗалык итүнең перспективалы ысулларын стимуллаштыруга юнәлдерелгән дәүләт сәясәте нәтиҗәсе. Республикабызда социаль...
-
Уңыш язмышы өчен һәркем җаваплы
Равил Бакиров крестьян (фермер) хуҗалыгында басулардан көзге бодайны санаулы көннәр эчендә җыеп алдылар. Быелгы җәй үзенең шифалы яңгырлары белән кинәндермәсә дә, һәр гектарның уртача 30 центнер уңыш бирүенә игенчеләр бик канәгать. Тәлгат ҖАМАЛЕТДИНОВ Танкеевка игенчеләренең тагын да зуррак нәтиҗәләргә ирешкән еллары бар иде. Әмма бу җәйдәге күрсәткечләре дә начар түгел....
-
Тынычлык һәм дуслык – җәмгыять нигезе
Билгеле булганча, узган атнада Татарстанда Мәскәү һәм бөтен Россия патриархы Кирилл булып китте. Бу көнне республикада православие диненең иң зур бәйрәмнәреннән берсе уңаеннан Изге Ана Казан иконасының күренүе урынында төзелә торган чиркәүнең нигезенә беренче таш куелды. 1932 елда шартлатылган чиркәү Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Указы буенча яңадан төзелә башлады....
-
Быел уңыш әйбәт булды
Хуҗалыклар терлек азыгы җыюны төгәлләп өлгермәде, инде уракка төшәргә дә вакыт җитте. Александр Планин крестьян (фермер) хуҗалыгында урып-җыю эшләре тулы көч белән бара. Басуда һәм ындыр табагында эшләүчеләргә аеруча зур җаваплылык йөкләнгән. Игенченең тырышлыгы басуыннан күренә диләр, Александр Субботкин урып-җыю эшләрендә аеруча зур тырышлык күрсәтә. "Дон-1500" комбайнында ул 370 тонна...
-
Болгарда ремонттан соң элемтә бүлеге ачылды
Кичә шәһәрнең үзәк мәйданындагы район элемтә бүлеге янында иртәдән үк зур җанлылык сизелде. Биредә "Таттелеком"ның Спас элемтә бүлегендә ремонттан соң сату һәм хезмәт күрсәтү офисы яңадан эшли башлады.